Family·23 / 42

The Wind and the Wells

Rivka and Laila board up the well of a widow, Amira. Sara asks why Laila continues to help Amira. She and her kids keep drinking the bad water from their own well and get sick. They could come and get fresh water from the town. Rivka says they used to. But it was a lot of trouble. Later Noura asks about the meaning of the Holy Spirit. The Holy Spirit is God's presence. Though they can't see Him, He's there like the wind. Noura says she doesn't feel Him all the time. But Mariam points out that if they felt Him all the time, they wouldn't really be living by faith. But that He's always there. When Mariam walks with Rivka back toward Amira's, they talk about how drawing water from a good well or a bad well is a choice. No matter the circumstances, people can choose whether to follow the Spirit or to follow their own way. Like the wells, we choose which nature to go to. We're able to confess our sin at the moment we're aware of it and thank God for His forgiveness. Then we can choose to surrender control of our lives to Jesus and rely, by faith, on the Holy Spirit to fill us with His presence and power.

Үзегезнекен сорагыз

Изге Язма өзекләре

Бүлешү
Galatians 5:22-23

But the fruit of the Spirit is love, joy, peace, patience, kindness, goodness, faithfulness, gentleness, and self-control. Against such things there is no law.

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
1 Corinthians 2:14-15

The natural man does not accept the things that come from the Spirit of God. For they are foolishness to him, and he cannot understand them, because they are spiritually discerned. The spiritual man judges all things, but he himself is not subject to anyone’s judgment.

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
1 Corinthians 3:1-3

Brothers, I could not address you as spiritual, but as worldly — as infants in Christ. I gave you milk, not solid food, for you were not yet ready for solid food. In fact, you are still not ready, for you are still worldly. For since there is jealousy and dissension among you, are you not worldly? Are you not walking in the way of man?

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Бушлай ресурслар

Изге Язманы тирәнрәк аңларга телисезме?

Изге Язма өйрәнүенә кушылыгыз

Транскрипт

Tatar (تاتارچا)
Рәбига Җил һәм коелар Безгә китәргә вакыт. Кабат килермен. Килербез әле. Җитәр, Нух, булды. Әни, сиңа начармы? Бераз арыдым кебек. Ял кирәк аңа. Әйдә, әни. Әйдә, өйгә кайтабыз. Хәзер, узар. Гафу итегез. Өйдән чыкмаска иде. Ул турыда борчылма, Ләйлә. Ял итеп ал бераз. Әни? Нәрсә булды? Әмирә янына барган идек. Юлы ялыктыргыч булып чыкты ахры әнкәң өчен. Әнинең авырганын беләсең бит, нишләп үзең бармадың? Мин кер юарга киткән идем – күрмәдем! Кызлар, ызгышмагыз. Мин шулай теләдем. Нигә шушы Әмирә янына йөри ул? Булышам дип үзен харап итә бит. Гел авырып, чирләп ятсалар да, үлмиләр бит, ә аны менә үтерәләр. Сара, алай дияргә ярамый. Хак булуымны үзең дә беләсең. Бу хәлгә чик куярга кирәк. Әмирә гаиләсенә нәрсә булды? Сара дөрес әйтә. Кайчан карасаң да, авырый алар. Аларның коесында су начар булса кирәк. Әниең аларга суны шәһәрдән ташырга кушты. Һәм алар аны тыңлады. Берничә ай элек алар үз суларын эчүдән туктаганнар һәм шундук терелә башлаганнар. Тик аннары... Аннары, шәһәрдән су ташуы бик авыр, дип... янә коедан су эчәргә тотынганнар алар. Һәм яңадан авырый башлаганнар. Ни өчен, ни өчен син авырган килеш шундый мәнсез кешеләргә булышып йөрергә тиеш? Ул әле аңлап бетерми. Ул сине яратканга шулай әйтә. Сара өчен борчылма син, кадерлем. Ял ит. Су эч бераз. Йоклап ал. Йокла. Әйдә, балам. Әти урынына син калдың, син әнине туктатырга тиеш. Туктатырга? Ул мине тыңлар дип уйлыйсыңмы? Мин аңа ни әйтсәм дә, ул, шулай Аллаһы кушты, дип җавап бирә. Алай түгел. Син әйткәнне тыңлый ул. Рәбига йортындагы җыелышларга йөрмә, дип әйтмәдемме мин аңа?! Кая, булышыйм сиңа. Тик ул һаман йөри анда. Мәрьям белән син дә. Бу – башка нәрсә. И, шулай дип уйлысыңмы? Давыт өчен миңа бик уңайсыз. Иремнең туганы бервакыт аны, Рим өчен салым җыючы булма, дип кисәтеп куйган иде. Ирем бик борчыла иде бу эш аңа дан-хөрмәт китермәс дип. Менә ни өчен ул, туган шәһәре Тибериаста калмыйча, монда эшли башлады. Мине өнәмәс өчен абыеңның сәбәбе бар шул. Сара сезне монда дип әйтте. Нурия! Йә, нихәл? Әйбәт. Үзең ничек? Ару гына. Нихәл, Мәрьям? Әни тагын авырый. И-и, балакаем. Башкалар әйбәт. Рәхмәт. Рәбига, мин сиңа бер сорау белән килдем. Сорау? Нинди? Изге Рух турында. Хм! Үтә җиңел сорау. Сиңа җиңел сорау белән килмәвемне беләм, чөнки җиңеленә җавапны үзем дә табам. Әлбәттә. Әз генә утырып тор, мин Мәрьямгә кер эләргә булышыйм. Ничек җиләс бүген. Теге, теге юлы син миңа сөйләгән Изге Рухны ничек аңларга? Хм, хәзер... Күккә ашканчы Үз шәкертләренә Гайсә, Миңа иман китергәннәрне һичкайчан ташламам, дип әйткән. Шулай дип, Ул Изге Рух ярдәмендә аралашуны күздә тоткан. Һәм без Аны күзебез белән күрмәсәк тә, янәшәдә булуын тоябыз, мәсәлән, җилне тойган кебек. Күрәсеңме... баудагы... шушы керләрнең ничек җилфердәп торганын. Җилнең исүен тәнең белән сизеп була. Җил тибрәткән агач яфракларына карап карагыз. Баудагы керләр, кыр-даладагы агачлар һәм тәнебез дә... җилнең исүе турында сѳйли. Искән җилне без күрә алмыйбыз, әмма без аны тоя алабыз. Нәкъ шулай ук без Изге Рухны да күрә алмыйбыз, әмма якынлыгын күңел белән сизәбез. Без аның дөньяга һәм башка кешеләргә йогынты ясавын күрә алабыз, һәм безнең тормышка да. Мин аны йөрәгем белән сизәм, тик һәрвакыт түгел. Минемчә, әгәр аны һәрчак сизеп торсак, иман белән яшәмәс идек. Дөрес әйтәсең, Мәрьям. Без иман белән яшибез – хисләр белән түгел. Әмма Изге Рух кушканча яшәүне без үзебез сайлыйбыз... һәрвакыт. Җилкәнеңне киереп, җил көченнән файдалануга охшаган бу, әйеме? Шулайдыр. Сиңа җилне тотар өчен башта җилкәнне корып куярга кирәк. Ә бу – иман дигән сүз. Аллаһы Тәгаләгә дога кылганда, безне Изге Рух белән сугар, аның көчен бир безгә, дип сораганда, бу да иман эше. Ә-ә, коедан су, су чумыру турында ничек? Изге Рух белән тулу кебекме ул? Ни дип әйтәсең килә? Саф-чиста су, шәһәр коесындагы кебек, кешегә тереклек бирә. Әмирәнең суы пычрак иде, мин дә кайчак шундый булам. Кайчак Аллаһы кушканны үтисе килми, дип әйтмәкче идем. Усалланам да кире булам. Пычрак коега охшамаганмы әллә бу? Шулайдыр, Мәрьям. Әмирә коесы дисезме? Әмирәләр коесындагы начар суны Мәрьям кеше табигатендәге мин-минлек, алдау-йолдау, нәфрәт һәм шуның ише нәрсәләргә охшата. Ә шәһәр коесындагы чиста суны Изге Рухка тиңләргә мѳмкин. Уйлап кара бу турыда. Гайсәнең безнең хакка биргән корбанын кабул итеп Аллаһы белән аралаша башлагач, безнең йөрәгебезгә һәм тормышыбызга Изге Рух керә, әйеме? Әмма Аллаһы безне ирексезләп Үзенә буйсындырмый. Телибез икән, без явызлыкка этәрүче табигатебез кушканча яши алабыз, яки инде, Изге Рухка чумып, туры юлдан атлый алабыз. Һәм шул юлда без Аллага яраклы эшләр эшләргә сәләтлебез. Әмирә гаиләсе чиста сулы кое янына көн дә йөрергә авырсынган кебек, кайвакыт без дә Изге Рух кушканча гамәл кылырга авырсынабыз. Гомер буе кабатланып килгән гадәтләр – шул «иске коебыз» – безгә уңайлырак. Әмма без ялгышлык белән гөнаһ эш кылабыз яки туры юлдан тайпылабыз икән, Аллаһы Тәгалә алдында тәүбә итә алабыз, үз гаебебезне таный алабыз. Шуннан без яңадан Изге Рухның көченә таянып яши алабыз – шул коедан эчә алабыз. Һәм барысы да әйбәт буламы? Беләсеңме, Аллаһы белән шулай мөнәсәбәтләр рәтләнә, сүз дә юк, әмма кылган гөнаһ яралар калдыра. Һәм еш кына безгә гөнаһның җимешен татырга туры килә. Мин бүген иске коедан су чумырып алдым, дип уйлыйм. Нәрсә? Әмирә аркасында бая ачуым чыккач... алай кирәкми иде. Әни авырганга аңа әйтә алмадым, җәлләдем, шуңа сиңа җикерендем. Дөрес эшләмәдем. Ялгышуымны белә торып, үземне тыя алмыйча сиңа тавышымны күтәрдем. Мине гафу итәсеңме, Мәрьям? И апам. Минем дә шул коедән су эчкәнем булды. Җил, кое. Мин сезне аңлап бетермим кебек. «Бу дөньяда Аллаһы нәрсә эшли?» һәм «Кем Ул – Аллаһы?» – җавап табарлык түгел. Сиңа шуны белергә кирәк: Аллаһыбызның Рухы һәр мизгелдә, һәр көнне ул... безнең белән. Гайсә безне ташламаска вәгъдә итә. Ул безне һичкайчан ялгыз калдырмас. Аның шушы вәгъдәсен Изге Рух тормышка ашыра. Без ятим түгел. Хаталарыбызны без Аңа һәрвакыт сөйли һәм дә, Изге Рухның коесыннан эчеп, үзебезгә көч җыя алабыз. Аллаһы Тәгалә якын. Бу – искиткеч. Хак. Искиткеч! Әнине карап килим. Ә мин өйгә кайтыйм. Коелар турындагы әңгәмәгезне әйтәм. Ләйлә миңа ничектер бер әйткән иде: Гайсә «җанны терелтә торган су» бирә дип. Гайсә Изге Рухны күздә тотканмы? Әйе, әйе. Бервакыт Гайсә Самареядә кое янында бер хатынны очрата. Магдалалы Мәрьям дә анда була. И! Ул хатынның хәтта йөзе үзгәргән, дигән иде Мәрьям. Гайсәнең сүзләре аңа шундый көчле тәэсир ясаган. Гайсә аңа сөйләп күрсәткән «тереклек суы»н татып караган ул. Минем ул турыда ишеткәнем бар. Гомеремне Гайсә кулына тапшыргач, күңелемә шундый рәхәт булып китте. Мин үземне саф чишмә суы эчкәндәй, чиста суда кат-кат коенгандай хис итәм. Шул суны эчүдән туктама, Нурия. Ә инде Аңардан ерагая баруыңны сизсәң, мөнәсәбәтләрегезне бозган гөнаһыңны Аның алдында таны. Һәм яңадан тирәнрәк сула... Изге Рухның һавасын. Бу бер генә була торган нәрсә түгел; андый хәл күп тапкырлар кабатланырга мөмкин. Күпме яшәп шундый бәхетле тормыш барын белмәгән идем. Күпме вакытлар бу шифалы судан мәхрүм булганга синең ѳчен шулай кадерле ул хәзер. Ярый, миңа инде китәргә вакыт, чөнки Әмирәгә керәсем бар. Ләйләне карап чыгыйм әле мин. Синең белән барсам ярыймы? Ярый, акыллым. Рәбига апа, ә синең иске коедан су эчкәнең булдымы? Булды шул, Мәрьям. Кайчан? Мәсәлән, кайчандыр иремә әйтеп ташлаган сүзләр өчен оят. Мин апам белән абыема әйткән сүзләр ѳчен оялам. Хәер, алар мине үзләре мәҗбүр итәләр! Мине һаман бәләкәй дип уйлыйлар. Их, мәҗбүр итүчеләр булыр ул. Моңа син шикләнмә дә. Әмма бездә сайлау иреге бар. Юллар кисешкән урынга кара әле. Без кайсын да сайлый алабыз. Раббыга мөрәҗәгать итеп дога кыла алабыз, үзебез булдыра алмаганны Ул эшләсен дип сорый алабыз: әйтик, без өнәп бетермәгән кешене яратырга сәләт бирсен дип, котырткан кешегә түзем, сабыр булырга дип. Яисә, киресенчә, Аллага этәрүче күңел төпкелендәге тавышны без кире кага алабыз яки моның урынына кемне дә булса рәнҗетә алабыз, берәр явызлык, начарлык эшли алабыз. Олы яшьтә игелек кылу җиңелме? Хе, минемчә, яхшылык яки яманлык эшләү соңыннан гадәткә әйләнә. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып Аның алдында үзебезне никадәр түбәнсетсәк, шулхәтле ачыграк итеп Аның тавышын ишетә алабыз. Алай да, туры юлдан тайпылу куркынычы һәрчак бар. Мин шушы юлны сайлыйм! Ярый, тик бу юл мине Әмирә янына алып бара алмый. Беләм. Юлдашым булган өчен рәхмәт сиңа. Җил белән Изге Рухның уртаклыгы нәрсәдә? Әмирәнең гаиләсе һәм коелар белән бәйле хәлләр Аллаһыга иман китереп яңача яшәвебезне ничек чагылдыра? Соңгы араларда «иске табигатегез» кушканча эш итү теләге тумадымы? Нәтиҗәсе нинди булды? Начар гадәтләрдән ничек арынырга мөмкин? Изге Рух турында берәр яңа нәрсә белдегезме?
JesusFilm