Training·7 / 10

Sharing the News

Dawud gathers the whole family and he apologizes for the trouble at the wedding. He starts by telling them about his mother's faith in Jesus. But Dawud thought she had been led away from their religion. He says that when he was in prison, a man appeared to him. The man's eyes glowed like fire. Everything Dawud had ever done was presented by the man. He says he's learned that when man and woman were created, they had a relationship with God. But when they disobeyed, that relationship was broken. So God provided Jesus to die for their sins. Dawud declares that Jesus has saved his life. The family asks why they should believe. Dawud says Jesus was raised from the dead. Rivka's asked to speak about Mary Magdalene's experience with the risen Jesus. She tells how Mary saw the empty tomb and spoke with Jesus. Dawud says that if they believe in the Lord Jesus and are baptized in His name, they can be saved from their sin and shame. Rivka and Mariam watch the sunset together. They marvel over everything that's happened. Mariam declares she knows that God is with them. When we follow Jesus, we receive the power of the Spirit and the call to share the gospel with others. Instead of relying on one person's opinion, we need to point people back to Jesus and the truth of Scripture.

Үзегезнекен сорагыз

Изге Язма өзекләре

Бүлешү
Isaiah 53:5

But He was pierced for our transgressions, He was crushed for our iniquities; the punishment that brought us peace was upon Him, and by His stripes we are healed.

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Matthew 28:19-20

Therefore go and make disciples of all nations, baptizing them in the name of the Father and of the Son and of the Holy Spirit, and teaching them to obey all that I have commanded you. And surely I am with you always, even to the end of the age.”

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Acts 1:8

But you will receive power when the Holy Spirit comes upon you, and you will be My witnesses in Jerusalem, and in all Judea and Samaria, and to the ends of the earth.”

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Бушлай ресурслар

Изге Язманы тирәнрәк аңларга телисезме?

Изге Язма өйрәнүенә кушылыгыз

Транскрипт

Tatar (تاتارچا)
Рәбига Яхшы хәбәрне тарату Әти, хәлең ничек бүген? Кичәге һәм өченче көндәге кебек – сукыр һәм файдасыз бер кеше. Алай дип әйтмә, әти. Онытканмын икән – мин әле менә дигән көтүче дә. Минем кебек мал караучы юктыр тирә-якта. Ә инде дивар төзүне дисәң, асма сызыгын барсыннан да яхшырак күрәм! Файдалы булу өчен, әти, кул белән генә эшләргә димәгән. Ходай осталыкка карап яратса иде ул! Кызгануың кирәкми миңа. Тик бар... эшлә генә! Мин сине кызганмыйм. Әти, туганнар һәм дусларыбыз җыелгач бәби туена, минем алар алдында сөйлисем килә. Ә, сөйләргә телисеңме? Мин исән түгелмени инде? Юк. Синең урынга түгел, әти. Тѳрмәдән ничек котылуымны сөйлисем килә, өлкән улың буларак. Йа Хода. Шушы әкиятеңне туганнарга да сөйләмәкчеме син? Миннән ишетсәләр, яхшырак булыр, дип уйлыйм. Синең шулай рөхсәт соравыңмы бу? Мин синнән фатиха сорыйм. Теләгемне мөбарәк кыл, чөнки миңа Аллаһы куша. Сине кайчан туктата алдым соң мин? Рәхмәт, әти. Килүегез өчен зур рәхмәт. Өлкән улым Давытның әйтер сүзе бар. Мин аның белән килешмим килешүен, әмма ул – минем улым. Минем әти – яхшы кеше. Миңа карата ул һәрчак түземле булды. Һәм ул миңа бүген сөйләргә рөхсәт бирде. Иреккә ничек чыгуымны сөйлим. Сез барыгыз да Мәрьям белән Ягъкубның туенда булдыгыз. Мәҗлесне бозган өчен гафу итегез мине. Шушы бәби туенда катнашырга мин бик бәхетлемен. Әмма минем башка әйберләр турында сөйлисем килә, төрмәдән ничек итеп котылганым турында. Әниемнең Гайсәгә иман китерүе хакында сез ишеткәнсездер инде. Мәсихне ул гел телгә ала иде. Әлбәттә, ул миңа да күп сөйләде, тик мин ышанмадым. Аны динебездән яздырганнар дип уйладым. Римлылар кулына эләккәч, мин инде үлемгә әзерләнә башладым. Мин курыктым... Җәзалаудан, үлемнән курыктым. Әмма әниемнең һәм күбегезнең догада булуын мин сизеп тордым. Сезгә рәхмәтем чиксез. Төнлә кинәт җылы булып китте һәм мин уяндым – караңгы бүлмәбездә яп-якты итеп ут яна. Карасам, каршымда бер кеше басып тора. Ул пакь, изге иде, ә күзләре уттай яна. Аннары Ул миңа эндәште һәм тормышымны сөйләп бирде. Минем йөрәгем өзгәләнде һәм мин ачыргаланып еладым. Бар тоткыннар йоклады, ә мин исә, җиргә капланып, Гайсә каршында елап яттым. Һәм мин... мин башта аңлап җиткермәдем, әмма зирәк акыллы кешеләрдән мин күп нәрсә белдем. Тәүратта әйтелгән: җир белән күкне яратканда, Аның белән аралашсын өчен, Аллаһы адәм баласын да яраткан. Аның нияте шундый булган. Әмма кешеләр Аллаһы әмеренә буйсынмаган. Шунлыктан кеше белән Аллаһы арасындагы һәм ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр бозылган. Без хәзер дә Аллага буйсынмыйбыз. Изге Язма өйрәткәнчә, гөнаһ, безне Алладан аерып, үлемгә китерә. Әмма Ходаебыз Аның сөюеннән мәхрүм булуыбызны, куркып яшәвебезне теләми. Шуңа күрә Раббы, Ибраһимга улы урынына корбан сарыгы җибиргәндәй безнең урынга үлемгә Гайсәне җибәргән. Нинди рәхимсезлек! Ә нәрсә ди гореф-гадәтләребез, изге язмалар, пәйгамбәрләр? Кардәшем, Гайсә туганчы күп еллар элек пәйгамбәрләр алдан әйтеп куйганнар, Мәсих газап чигәчәк, дигәннәр. Ишагыйя болай язган: «Безнең гөнаһлар аркасында Ул кыйналды һәм тәненә җәрәхәт алды; Аның җәзалануы безгә иминлек, җәрәхәтләре сихәтлек китерде». Муса пәйгамбәр әйткән: «Агачка асылган һәр кеше – каһәр иясе». Хачка кадаклап үтерелгән Гайсә бездән гөнаһ һәм үлем каргышын алып ташлады. Аның бу корбаны һәм үледән терелүе безне явызлык коткысыннан һәм мәңгелек караңгылыктан аерды, куркып яшәүдән, оятлы тормыштан коткарды. Ибраһим пәйгамбәргә Раббы биргән вәгъдә шулай тормышка ашты, чөнки Раббы аңа, синең аша бар халыклар фатихалы булыр, дип әйтте. Тыңлагызчы мине! Төрмәдә әлеге Гайсә минем янга килде. Мин ышанам, юк, мин беләм, Ул – вәгъдә ителгән Мәсих. Минем хакка үлеп Ул миңа яңа тормыш бирде. Аның белән очрашканнан соң мин инде үлем дигән нәрсәдән курыкмыйм. Күргәнегезчә, Ул мине төрмәдән коткарды һәм минем өчен тагын да зуррак нәрсә эшләде... Дөрес, мин башкалар кебек үлем җәзасы алырга тиеш идем. Төрмәдә син каһарман, батыр идең. Ә хәзер синең римлыларга карашың үзгәрдеме? Тормыштагы иң зур мохтаҗлыгыбыз сәясәткә бәйләнмәгән. Иң мөһиме, Аллаһы белән татулашу. Мин сәясәтне үзгәртмәкче идем. Аллаһы кешенең йөрәген үзгәртергә тели. Гайсәнең Алладан килүенә ник ышанырга тиешбез? Чөнки Аллаһы бит Аны үледән терелтә. Менә, Рәбига ханым Гайсәнең үледән терелүенә шаһит булган бер хатынны белә. Рабига апа, магдалалы Мәрьям әйткәннәрне сөйләп бирмәссеңме безгә? Магдалалы Мәрьям бу хакта күп тапкырлар сөйләде. Гайсәнең ничек үлгәнен ул үз күзләре белән күрә. Шулай ук ул Аны ничек күмгәннәрен дә күрә. Аннары, ѳч кѳн узганнан соң, иртән иртүк таң белән кузгалып, Мәрьям белән берничә хатын-кыз мәеткә сөртер өчен хуш исле майлар алалар да кабер янына киләләр. Кабер янына килеп җитсәләр, кабер авызын капларга тиеш булган ташның читтә ятуын күрәләр. Алар, мәетне кем дә булса урлап киткән, дип уйлыйлар. Шуннан алар ике фәрештәне күрәләр буш кабер янында. Шулчак фәрештәләр аларга, Гайсә үледән терелде, дип әйтәләр. Гайсәнең шәкертләренә әйтергә дип хатыннанар алар янына йѳгерәләр, аннары, Петер белән Яхъяны ияртеп, янә кабергә киләләр. Бөтенесе өйләренә таралгач, Мәрьям кабер янында ялгызы кала. Бу сәер хәлдән тәмам аптырашка төшеп, Мәрьям елап җибәрә, чөнки бу хәл аңа бик серле тоела. Кинәт ул кемнеңдер барлыгын сизә. Шунда бер ир, килеп чыгып, аңа болай ди: «Ханым, нигә елыйсың? Син эзләп йөргән кеше кем ул?» Ул аны бакчачы дип уйлап, аңа болай әйтә: «Әфәндем, мәетне син чыгарган булсаң, зинһар, мин Аны син куйган җирдән алып китәр идем». Шунда Ул хатынга дәшә: «Мәрьям!» – ди. Мәрьям күзләрен күтәреп караса, аның алдында Гайсә Үзе басып тора! Чыннан да, бу Гайсә була, һәм Мәрьям, йөгереп килеп, Аның аягына егыла. Шушы хәлләр турында Мәрьям үзе сөйләде миңа. Шуннан соң Гайсә, кырык кѳн дәвамында шәкертләре белән очрашып, аларга гыйлем бирә. Аннары Зәйтүн тавында аларның күз алдында Гайсә күкләргә алына. Безгә нәрсә бирә бу? Мәсәлән, миңа? Коткаручы Гайсәгә ышаныгыз һәм суга чуму йоласын үтәгез. Ышаныгыз Аңа, шул вакытта гөнаһтан азат булырсыз һәм Гайсә рухында яңа тормыш белән яши башларсыз. Мин дә ышанам Гайсә Мәсихкә! Минем тормышка Ул ямь бирде. Гомерем азагында Ул мине бәхетле итте. Ул мине дә бәхетле итте. Мине дә. Мине дә. Гайсәгә ышанган һәр кешегә Аллаһы яңа тормыш бирә. Шушы яхшы хәбәрне Гайсә бүген безгә җиткерә. Ул исән һәм рухы белән хәзер безнең арада. Хәзергә җитеп торыр. Гайсәнең тормышы турында сезнең күбрәк беләсегез киләме, Аның тәгълиматы турында? Сезнең Гайсәгез турында уйладым мин. Чынмы? Һәм Давытның сүзләре турында. Мин әле... әле аңлап та бетермим, әмма моңа ышанасым килә. Әйе, ышанасым килә, тик... Нәрсә борчый сине? Әгәр сезнең кебек булсам, әти-әнием нәрсә әйтер? Иманым нык, дип әйтә алмас идем мин. Давыт сыман Гайсәне күрмәдем шул мин. Анысы, мин дә күрмәдем Аны. Гайсә һәммәбезгә дә килә, әмма... әмма төрлечә. Син Аңардан сорый аласың. Нәрсә турында? Иман, кыюлык турында. Ходайдан хакыйкать турында сора. Дога кыла алабызмы? Әлбәттә. Бары үз сүзләрең белән сөйлә Аңа ихластан. Кычкырыпмы? Раббым, соңгы атналарда мин күп нәрсә ишеттем – бу хәбәрләр искиткеч. Сине беләсем килә дусларым кебек... һәм Сиңа өметләнәсе,.. ышанасы килә. Миндә булмаганны бир миңа. Бир миңа иман һәм кыюлык. Хакыйкатьне ачып бирче миңа. Рәхмәт, Раббым. Ул мине ишетте кебек. Әлбәттә, ишетте. Әгәр дә хәзер Гайсәнең шәкерте буласым килсә, миңа ни эшләргә кирәк? Ходайга әйт, мин ышанам дип... Гайсәнең Мәсих булуына һәм гөнаһларыбыз өчен үлүенә. Гайсәнең корбанын кабул ит, шулчак гөнаһларың кичерелер, һәм син инде Аллаһыга якынаерсың. Тормышыңны Аңа тапшыр. Ул чагында мәңгелек тормышка ия булырсың. Әгәр шулай эшләсәм, өйдәгеләр ни әйтер? Әлбәттә, Аллаһы әти-әниеңне хөрмәт итүеңне тели. Әмма иң беренче чиратта сиңа Аллаһы сүзләренә колак салырга кирәк. И-и, кызыбыз нинди мөлаем. Без әни белән монда кояш баеганны карарга килә идек. Әниеңне сагынасыңдыр? Нык сагынам. Кайчак мин Сара баласының сәламәтлеге һәм Давыт ѳчен кылган догаларыма Аллаһының җавабы турында уйланам. Ә әнине Ходай Үзенә алды. Аллаһы Тәгаләнең юллары без йөргән юллардан үзгә шул. Шулай. Әмма Ул безне ташламый. Ни генә булса да, мин белеп торам: Ул минем янда. Мин Аның белән бар нәрсә турында да сөйләшә алам. Йөрәк сызлануларын бетермәсә дә, сынауларны үтәргә шулай көч алам. Минем тормыш юлым чүл аша үткән кебек була, әмма шушы сусыз, корыган җирдә Аллаһы Тәгалә күңелемә шатлык, юаныч һәм сабырлык бирә! Үзегезне геройларның кайсысы белән чагыштырыр идегез? Иманга ничек килүе турында сөйләгән Давыт сезне сокландырамы? Гайсәнең үледән терелүе турында магдалалы Мәрьямнән Рәбига ишеткән хикәяне үз сүзләрегез белән сөйләп бирегез. Мәрьям белән Дәлия әңгәмәсеннән соң туган уй-хисләрегез белән уртаклашсагыз иде. Мәрьям белән Рәбиганың соңгы сөйләшүеннән чыгып, Аллаһы белән аралашуыгыз турында нәрсә әйтә аласыз?
JesusFilm