Women's Resources·23 / 80

Jätku Leiba миниатюрасы
БүлекJätku Leiba
La Búsqueda - The Search миниатюрасы
БүлекLa Búsqueda - The Search

Ayoub asks for Moussa to bless the child. Moussa gladly holds the girl and tells her that the world is hard. He prays that God help her face what life brings, with health, happiness, and a long life. As the family celebrates, Dawud returns and he has a story to share. When he was arrested, he tried to stay silent during interrogations. But finally, he gave them information. He knew they would kill him now that he had nothing more to offer. One night, Jesus came to him in a dream. He had flowing robes, eyes like fire, and feet like glowing bronze. Dawud fell to his knees in fear and then worship. Dawud tells the other prisoners that he had seen the Lord. When the soldiers came for him, he wasn't taken to his death. Instead, he was released. His fine had been paid by Rivka's husband. Moussa insists Dawud stop. He pleads with him not to fall into another crazy group that might cost him his life. But Dawud and the whole family tell Moussa what it's like to know Jesus. As followers, their lives are in Jesus's hands. When we share our story with others, we should be prayerful, fearless and clear. "Spend a lot of time in prayer. Always be watchful and thankful. Pray for us too. Pray that God will open a door for our message. Then we can preach the mystery of Christ. Because I preached it, I am being held by chains. Pray that I will preach it clearly, as I should. Be wise in the way you act toward outsiders. Make the most of every opportunity. Let the words you speak always be full of grace. Season them with salt. Then you will know how to answer everyone" (Colossians 4:2-6).

Үзегезнекен сорагыз

Изге Язма өзекләре

Бүлешү
Matthew 16:24-26

Then Jesus told His disciples, “If anyone wants to come after Me, he must deny himself and take up his cross and follow Me. For whoever wants to save his life will lose it, but whoever loses his life for My sake will find it. What will it profit a man if he gains the whole world, yet forfeits his soul? Or what can a man give in exchange for his soul?

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Colossians 4:2-6

Devote yourselves to prayer, being watchful and thankful, as you pray also for us, that God may open to us a door for the word, so that we may proclaim the mystery of Christ, for which I am in chains. Pray that I may declare it clearly, as I should. Act wisely toward outsiders, redeeming the time. Let your speech always be gracious, seasoned with salt, so that you may know how to answer everyone.

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Бушлай ресурслар

Изге Язманы тирәнрәк аңларга телисезме?

Изге Язма өйрәнүенә кушылыгыз

Транскрипт

Tatar (تاتارچا)
Рәбига Бала туу Нигә шулай озак икән? Тиз генә булмый ул эш. Утырып тор. Сараның хәле әйбәт. Сөйләшә алырлык булгач, бар да дөрес бара. Сөйләшә? Ул кычкыра бит! Сара – нык хатын. Борчылма. Нәрсә? Ничек ул? Әйбәт, Әюб. Син борчылма. Минемчә, бәби туарга инде озак калмады. Котлыйм сине, Әюб. Бик матур кыз бала туды. Кыз бала! Кыз бала, ихи-хи. Керимме инде? Юк әле, юк, ярамый. Алар әзер булгач, әйтермен. А! Ихи-хи-хи. Котлыйм сине, Әюб! Ихи-хи-хи-хи. Нух! Бәби туды. Төш инде. Нух, син абый булдың! Кем туды? Кыз туды! Әй. Мин сине котлыйм, дәү әти. Ихи-хи, бәбиебез менә әле генә туды. И! Котлыйм! Ихи-хи-хи! Кыз бала таптык! Күрдеңме әле? Сара ни хәлдә? Мин белмим. Әле күрмәдем. Ул әйбәт булырга тиеш. Шәт, барысы да яхшыдыр, Әюб. Әти. Котлыйм! Ә, Ягъкуб! Муса, Ягъкуб, Нух, Әюб. Чибәр кызны карарга керегез! А, ихи-хи-хи, алып бар мине, улым. Йә, кулга аласың киләме? Әйе! Син әти булдың. Әйе. Кыз бала туды. Могҗиза бу. Шундый сөйкемле. Әти, фатихалыйсыңмы? Әйе. Бу фани дөньяда һәм авыр заманнарда бабаларыбызның Алласы аңа шәфкатьле булсын һәм ярдәм итсен, тормышында нәрсә очраса да. Тазалык бирсен аңа, озын гомер һәм бәхет бирсен. Кызыбыз сөйкемле булсын, аның әбисе кебек, аны күрми киткән әбисе кебек. Нинди исем кушасың? Мәрьям, апасы кебек. Мәрьям. Ул шундый матур. Әйе, кадерлем. Давыт? Ничек килеп чыктың син? Давыт! Ничек котылдың? Качтың мәллә? Качтым? Юк. Тагын да сәеррәк хәл: алар мине азат иттеләр. Башыңда яра. Хәлең ничек? Түзәрлек. Ашыйсың киләдер. Давыт! Әти! Давыт! Улым! Син кайттың. Алар мине җибәрделәр, әти. Сиңа әйтер сүзем бар, әти. И, әйдә керәбез – Сараның кызын күрерсең һәм башыңнан кичкәнне сөйләрсең. Бәби мондамы? Әйе. Яхшы яңалык. Әнине озата алмадым. Беләбез, улым. Хәзер син өйдә. Озаккамы? Солдатлар бирегә килсә, тагын качарсыңмы? Юк, сеңелкәем. Бүтән качмыйм. Әйдә утырырга булышыйм, әти. Кызың шундый матур. Синең иреккә чыгуың – безнең өчен иң яхшы бүләк. Сөйләп бир барын да. Рәбига апа, син инде бераз беләсең. Кайтуыңа бик шатбыз, Давыт. Минем өчен Рәбига апаның ире сорады. Штрафны да ул түләде. Бу турыда хәзер сөйләмә, Давыт. Рәхмәтемне ничек белдерим сезгә, Рәбига апа? Һәм ирегезгә. Мин белмим. Безгә берни кирәкми, Давыт. Юк инде. Моның өчен генә түгел. Сөйләп бир. Римлылар миннән көн саен сорау алдылар. Кайчак көненә берничә тапкыр, хәтта төнлә дә. Иптәшләремне беләсе килде аларның. Мин берни әйтмәдем. Әйтсәм, мине үтергән булырлар иде. Җәзалауларына түзә алсам, мәйтәм, димәк, яшим. Тик ахырдан алар сораганны әйттем. Әй Давыт. Алар мине җиңделәр. Мине башкача кыйнамадылар. Мине үлем кѳткәнне мин ачык белдем. Аларны мин башкача кызыксындырмадым. Ә ике көн үткәннән соң шундый хәл булды: мин йоклый идем; төн уртасында сискәнеп уянып киттем. Карасам, барысы да йоклый. Яныбызда сакчылар да юк. Шулчак мин Аны күрдем. Кемне күрдең, Давыт? Аны. Мин сезнең Гайсәгезне күрдем. Ул минем янга килде. Мин Аны хәзер сезне күргән кебек күрдем. Шуннан нишләдең? Тезләремә егылдым. Ул искиткеч иде! Аяк йѳзен каплаган озын киемнән, билендә исә – алтын пута. Аның чәчләре ак йон кебек, кардай ап-ак иде, күзләреннән исә нур сибелә. Аякларының төсе кызган бакырны хәтерләтә, ә тавышы нәкъ шарлавык кебек. Дәлия моны ишетергә тиеш! Әйе, чакыр аны. Рәхмәт. Башта куркудан котым алынды. Ул миңа төбәп карады. Һәм Аның күзләрендә кылган эшләремнең һәммәсен дә күрдем! Дәлия, мин сине эзләп йөрим! Начар хәбәрме әллә? Начар? Юк, юк. Шундый могҗизалы хәл... шундый хәл! Сара бәби тапты. Бу бит сөенеч! Кыз тапты. Аңа Мәрьям дип исем кушты. Шулаймы? Һәм беләсеңме... Давыт өйдә! Өйдә? Алар аны... әллә... Юк, ул исән! Һәм ул Гайсәне күргән! Ничек инде күргән, Мәрьям? Әйдә. Безгә барасыңмы? Ә, әйе, бара алам. Тизрәк! Сәҗдәдә күпме булганымны белмим, аннары мине йокы басты. Иртә белән уянганнан соң мин барысына да төнлә булган хәлне сөйләдем. Гайсәне күрдем, дидем! Үләсемне белсәм дә, мин инде курыкмый идем. Мин сөйләп тордым, һәм тоткыннарның кайберләре Гайсәгә иман китерде. Икенче көнне шундый бер тоткынны алып чыктылар да үтерделәр. Әмма ул курыкмады. Ий Давыт. Икенче иртәдә мине алырга килделәр. Менә соңгы сәгатем дә җитте, дип уйладым. Иптәшләрем белән хушлашып, мин аларга соңгы сүземне әйттем: «Оҗмахта күрешербез, Гайсәгә ышаныгыз!» Әмма, ни хикмәт, римлылар мине җәзаламадылар. Алар, син азат, дип әйттеләр. Азатлыгың өчен акча түләнде, диделәр, шуңа күрә идарәче сине аярга булды. Өйгә кайтырга чыккач, мин синең иреңне күрдем, Рәбига апа. Ул идарәчедән чыгып килә иде. Ул борылды да миңа төбәлеп карады. Шунда мин акча керткән кешенең ул икәнен аңладым. Шулай бит? Әйе, ул үзе шулай карар кылды. Син өйгә кайтмыйча, эше уңганмы, юкмы икәнен мин белмәдем. И Давыт, өйгә кайтуыңа мин бик тә сөенәм. Әмма күктәге Атаң янына кайтуыңа тагы да ныграк сѳенәм. Моның ахыры булыр микән?! Хәзер шушы хатын алдында мин бурычлы дамы? Җитмәсә, әкиятләре белән улымның да башын әйләндергән! Муса, минем һәм ирем алдында синең бурычың юк. Нигә тату яшәмәскә безгә? Арабызда Ходай тудырган могҗизалар өчен шөкер кылмаска? Ә туганнарыбыз ни дип әйтер? Шул ук күршеләр, аксакаллар? Римлылар Давытка гаеп тагарга яңа сәбәп тапмас мәллә?! Гайсәнең иярченнәре үз башларына бәла генә эзлиләр. Кеше сүзенә исем китми, әти. Мин күрдем... Гайсәне. Ул – хачта үлгән һәм терелеп торган зат. Ул исән, әти. Ул мине кичерде һәм азат итте! Шатлыклы хәбәр бу! Син биредә һәм исән – менә шул шатлык. Әмма хәзер, улым, син үзеңне якларга тиеш. Алдатма үзеңне. Шул ахмакларның тозагына эләкмә! Син уйлап эшләргә тиеш. Акылга утыр. Гаиләң турында уйла. Тагын шундый хәлне күтәрә алмам. Синең өстеңдә зур җаваплылык ята, улым. Әтиеңне хөрмәтләсәң, тыңла. Әти, мин аңлыйм, әмма булдыра алмыйм. Мин Гайсәне данларга тиешмен! Ә-ә, нинди бәла! Улым акылдан язган. Әти, үзең күрсәң иде син... Юк, син шашкансың! Төрмәдә кыйналып, синең башыңа зыян килгән! Муса! Синең өйдә Аллаһы Рухы кылган эшкә карышмасаң иде. Аллаһы улыңны исән кайтарды! И-и, бу хәл шундый серле, Муса. Нурия, син бездән күбрәк яшәгән кеше һәм барын да яхшы аңлыйсың: гаилә ѳчен җаваплылык Давыт ѳстендә. Колагымда Гайсәнең сүзләре яңгырап тора, Муса. Синең кадерле хатының, – авыр туфрагы җиңел булсын, – җиткергән иде миңа аларны. Мәсих Үзенә иярергә чакыргач, гаилә инде икенче урында кала. Ул җавабыңны көтә. Гайсә мине хач күтәреп Аның артыннан барырга чакыра. Аңламыйм... нинди хач? Гайсә Үзенең хачын күтәреп барган, һәм безне үлемнән коткарыр өчен шул хачта җан биргән. Хәзер без, Аның шәкертләре, газап чигәргә һәм теләсә нинди бәя түләргә әзер булырга тиешбез. Рәсүлләргә карыйк. Иман юлында алар күп кыен ашады, кемнәрдер җанын да кызганмады. Муса, Гайсә артыннан баручы кеше гомерлеккә бөтен күңеле белән Аңа берегергә тиеш була. Мин Гайсәне кабул итәм, оялмыйм. Миңа кылган игелеген ничек йомып калыйм? Бар дөньяга сөйлисе килә моны. Әти, Давыт, әйдәгез, хәзергә туктыйк. Сара бик арыды. Аларның икесенә дә ял кирәк. Әйдәгез, бәйрәм итик. Мин булышам, әти. Бир кулыңны. Әйдә. Кардәшем. Ихи-хи-хи. И! Ихи-хи-хи-хи И, гафу. Исән-сау кайтуыңа мин бик шатмын. Кемдер, бәлки, шатланмас. Хәер, мин каршы түгел. Син тәвәккәл кеше, Давыт. Юк, алай түгел. Мин тәвәккәл түгел, Әмма мине кичерделәр. Беләсеңме, гомеремдә шулай шатланганым булмады. Утырып тор, әти. Мин сиңа ашарга алып киләм. Барсы да әйбәт булыр. Менә күрерсең. Дәлия, ник китәсең? Китим инде, Мәрьям. Кал, хәзер ашарга утырабыз, Давыт тагын сөйләр. Ишеткәнем дә минем өчен бик күп булды. Дөресен әйткәндә, мин нәрсә уйларга да белмим... миңа китәргә кирәк... Бәлки... Сау бул. Дәлия! Дәлия! Үзегезне геройларның кайсысы белән чагыштырыр идегез? Төрмәдә Давыт белән нинди могҗиза булды? Давыт сөйләгән хикәя Муса белән Дәлиягә ничек тәэсир итте? Сезнеңчә, Давытның тормышында хәзер нинди үзгәрешләр булырга мөмкин? Аллаһыга иман итә башлаган вакытыгызны искә тѳшереп сөйләгез.
JesusFilm