Women's Resources·22 / 80

Jätku Leiba миниатюрасы
БүлекJätku Leiba
La Búsqueda - The Search миниатюрасы
БүлекLa Búsqueda - The Search

The Dropped Stitch

Forgiveness is like the dropped stitch. If it's not fixed immediately, the hole of bitterness gets bigger and bigger. Jesus said people would suffer as He suffered for His name. Although Rivka teaches others, we see that she also struggles with sin. No one is perfect. Everyone needs Jesus. Responding to others as Paul teaches in the New Testiment to respond is a choice. Only in relying on the Spirit can that choice be made. And the choice has to be made despite how others are responding. The other person involved might not apologize. And they may never actually accept your apology. But their reaction shouldn't affect our ability to forgive and ask for forgiveness.

Үзегезнекен сорагыз

Изге Язма өзекләре

Бүлешү
Colossians 3:12-15

Therefore, as the elect of God, holy and beloved, clothe yourselves with hearts of compassion, kindness, humility, gentleness, and patience. Bear with one another and forgive any complaint you may have against someone else. Forgive as the Lord forgave you. And over all these virtues put on love, which is the bond of perfect unity. Let the peace of Christ rule in your hearts, for to this you were called as members of one body. And be thankful.

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Romans 12:14-19

Bless those who persecute you. Bless and do not curse. Rejoice with those who rejoice; weep with those who weep. Live in harmony with one another. Do not be proud, but associate with the lowly. Do not be conceited. Do not repay anyone evil for evil. Carefully consider what is right in the eyes of everybody. If it is possible on your part, live at peace with everyone. Do not avenge yourselves, beloved, but leave room for God’s wrath. For it is written: “Vengeance is Mine; I will repay, says the Lord.”

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Бушлай ресурслар

Изге Язманы тирәнрәк аңларга телисезме?

Изге Язма өйрәнүенә кушылыгыз

Транскрипт

Tatar (تاتارچا)
Рәбига Сүтелгән элмәк Сара! Нәрсә, әти? Мине теге хатын янына алып бар. Кем турында сөйлисең? Кайсы хатын, әти? Рәбига инде. Нишләп анда барасың, әти? Миңа аның бәдбәхет ире кирәк. Шул кяфер минем улымны кулга алды. Әти, син беләсең бит римлыларның Давытны эзләгәнен. Әти, кичәге төн коточкыч иде, әмма Давыт җинаять эшләде. Без барыбыз да беләбез моны. Алайса, римлылар ничек эзләп тапты аны? Бәхәсләшмә минем белән! Алып бар мине аңа. Үзем алып барам, әти. Керегез. Муса, Әюб, рәхим итегез. Узыгыз. Дибрә, кунакларга су алып килче. Менә монда. Рәхмәт. Давыт турында яңалыклар бармы? Яңалыклар юк бездә, һәм мин бу өйдә авызыма берни дә капмыйм. Һарун кая? Кая синең ирең? Өйдә юк ул. Ул иртән идарәчегә китте. Нәрсә? Тагын әләкләргәме? Ни әйтергә теләгәнеңне аңламыйм! Син бит туебызда булдың һәм ахырына кадәр утырдың. Ярар инде, әти. Тыгылма! Давыт белән булган хәл өчен без бик кайгырабыз. Һарун аңа ярдәм итеп булмасмы дип берәр җаен эзли. И башсыз хатын! Мин беләм, ул булышты. Улымны кайдан эзләргә кирәген ничек белгәннәр алар? Кичә кич гаиләңнең кайда икәнен бөтен шәһәр белде. Яшерен нәрсә түгел бу. Римлыларга әләкләүче кирәкмәде дә. Мине битәрләргә хакың юк синең, һәм иремне дә заяга гаеплисең. Ләгънәт төшсен сиңа һәм синең сатлык җан иреңә! Әти! Мине ләгънәтлисеңме? Сезгә күпме игелек кылдым. Кайгы-хәсртәттән башка син безгә берни дә китермәдең. Гафу, Рәбига апа. Китермәскә иде аны. Күзем күрмәгәч, синнән башка килә алмас дип уйлыйсыңмы? Ә? Шулаймы? Сез үзегезне дөнья кендеге дип саныйсыз. Бай булгач, бары да безнең кулда, дип уйлыйсызмы? Оят булсын сезгә! Оят! Син үзеңне хурлыйсың, Муса. Ләгънәт укып үзеңне хурлыйсың! Хуҗабикәм. Хуҗабикәм. Анда тагын бер кунак. Кем ул, Дибрә? Нурия ханым. Хм, чакыр аны, керсен. Нәрсә шулай күңелсез? Берәр хәл булдымы? Капка төбендә Муса белән Әюбны очраттым, минем белән исәнләшеп тә тормадылар. Их Нурия. Миңа шундый оят, хәтта сөйлисем дә килми ул турыда. Ярар инде, ул хәтле борчылма. Күңлеңне бушат, сөйләп бир. Их! Менә бер элмәк төшеп калды. Сараның бәбиенә бәйли идем. Яңадан бәйләргә кирәк, алайса эшең юкка чыгар. Сезнең арада нәрсә булды? Муса Давыт өчен бик кайгыра, чыгырыннан чыгып, минем үземә һәм иремә яла якты. Ә аннары мин ярсып киттем. Кирәкми иде алай. Әлбәттә, күңелсез хәл. Тик үзеңне дә гаепләмә. Минем аңа бик тә ачуым килде. Дорфа итеп әйтәсем килде, туздырып ташлыйсым. Һәм туздырдым. Улы Давытны кулга алуда Муса минем иремне гаепли. Ә хатыны белән кызлары Мәсихкә ышануда мине гаепли. Рәтли алмыйм моны! Калдырып тор. Рәбига, шундый хәлгә мин тарыган булсам, беләсеңме син нәрсә әйтер идең? Нәрсә дип? Син аны гафу итәргә кушар идең. Әйе, шулай әйтер идем. Төшеп калган элмәгең кебек бу. Әгәр шушы низагка кире кайтып Мусаны кичермәсәң, күңелеңдәге бушлык киңәйгәннән-киңәя барыр. Алланың иминлеге өчен йөрәгеңдә урын да калмас. Ачуга, үчкә вакытыңны әрәм итмә, кирәкми. Гайсә аркасында безне күрәлмаучылар турында Аның сүзләрен үзең сөйләгән идең бит. Мәсих аркасында сине рәнҗетсәләр, димәк, син дөрес юлда. Син хаклы. Әмма моны эшләве кайвакыт бик авыр бит. Шуңа өстәп син Гайсәнең, безне барысы да хупласа, димәк, нәрсәдер дөрес түгел, дигән сүзләрен әйткән идең. Мин аптырап калган идем бу сүзләрдән. Башта бу миңа мәгънәсез күренде. Шулайдыр. Муса хакына мин дога кылырга һәм аны фатихаларга тиешмен. Ә-ә. Әйе. Рәхмәт сиңа. Дөньяга, кешеләргә һәм Мусага элеккеге гадәтем буенча карарга үземә ирек бирдем шул. Алайса, нигә аның өчен хәзер үк дога кылмаска һәм аны кичермәскә? Ходаем, Мусага ярсыганым өчен гафу ит. Синең исемең белән аны фатихалыйм. Игелегеңне күрсәт аңа. Яратучан Ата булып күрен аңа, Раббым. Күзләре янә күрә алсын иде аның. Йа Раббым, миңа һәм иремә әйткән һәр сүзе өчен мин гафу итәм Мусаны. Шулай ук мине... мыскыллаган өчен, хурлаган өчен гафу итәм аны, Раббым. Йөрәгемне яралаган өчен дә мин аны гафу итәм. Рәхмәт сиңа, Ходаем, чөнки аны кичереп, Синең тарафтан үзем кичерелгәнмен. Рәхмәт сиңа! Аллага шөкер! Шөкерләр яусын Раббыга! Рәхмәт сиңа, кадерлем. Рәхмәт, син миңа туры юлдан тайпылмаска булышасың. Хәзер мин Муса янына барып үз-үземне тыя алмаган өчен гафу сорарга әзермен. Бу акыллы эш булыр микән, Рәбига? Бәлки бераз көтәргәдер. Ул да тынычлана төшәр. Юк. Мин хаталандым шулай. Үз өстемдә җаваплылык сизәм мин. Белмим ни өчендер, әмма шулай эшләргә тиешмен кебек. Алайса, мин синең белән барам. Һичьюгы синең өчен дога кылырмын. Ни булды? Әтине корт чакканмы әллә? Әйе. Зур гау-га куптарды ул. Бик аяныч. Сез киткәч, әни бик борчылды. Хәзер, бәлки, йоклыйдыр. Ә, яшь гаилә! Керегез! Ягъкуб төрмәгә барып кайткан иде. Ничек ул? Әни нихәл? Бүген аңа тагын да начаррак. Сара, ярдәм кирәкмиме? Аны бик каты кыйнаганнар. Әмма ул түзә. Гаебе нәрсәдә? Римга каршы фетнә. Алла сакласын аны. Аны үлем җәзасы көтә. Давыт үз хәлен яхшы аңлый. Нәрсә кѳткәнен белә. Әти-әнисенең хәле ничек? Бик начар. Атасы шашына, ә әнкәсе... Әни. Нәрсә кирәк? Ни эшлим? Мин бел... Мин белмим, кызым. Бер дә хәлем юк. Хәлсезмен. Ял ит. Кая, кая атагыз? Ул алгы бүлмәдә. Аның белән барысы да әйбәт. Син борчылма гына. Тынычлан. Нурия апа. Рәбига апа! Исәнме, Әюб. Сезне күрермен дип уйламаган идем. Шулайдыр. Ике арадагы низаг өчен бик үкенәм. Кем анда, Әюб? Кем тавышы ул? Бу, м-м, Рәбига апа белән Нурия апа, әти. Нәрсә? И, бу нинди афәт! Ни кирәк аларга монда? Гафу сорарга килдем, Муса. Бая мин кызыбрак киттем, шуңа бик үкенәм. Йа Аллам... Нишләргә?! Әни. Ягъкуб, Әюб! Әти, килегез! Әни? Әнием! Юк! Юк, әни, китмә! Китмә! Ләйлә! И Ходаем! Персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрнең кайсысы сезгә кызыклы булып күренде? Ул мөнәсәбәтләрне тасвирлап бирегез. Ни ѳчен биредә үпкәләп йѳрү төшеп калган элмәк белән чагыштырыла? Үпкәләүне яки ачу тотуны акларга буламы? Җавабыгызны аңлатып бирегез. Мәсих шәкертләре буларак, үлем дигән күренешкә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш? Бүгенге көндә кемгә дә булса үпкә тотасызмы?
JesusFilm