3 / 12Rivka · 12 бүлек

Daily Bread

Mariam eats in the fields with Dawud. When she walks back, she spots a young man named Yacoub struggling with oxen in the field. But at home, Moussa tells her that his cousin has proposed a marriage. She tries to tell him a marriage to Enoc wouldn't work. But he doesn't understand. When Moussa asks why, she answers that Enoc doesn't follow Jesus. Moussa gets upset and says he doesn't claim to follow Jesus either. Will she disown him too? Laila tells Mariam the Word is their hope and nourishment. Mariam wonders how to live in faith. But Laila says God will provide that too.

Үзегезнекен сорагыз

Изге Язма өзекләре

Бүлешү
2 Timothy 3:16

All Scripture is God-breathed and is useful for instruction, for conviction, for correction, and for training in righteousness,

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Бушлай ресурслар

Изге Язманы тирәнрәк аңларга телисезме?

Изге Язма өйрәнүенә кушылыгыз

Транскрипт

Tatar (تاتارچا)
Рәбига Көндәлек икмәк Әти иртәгә китә. Беләм. Рәхмәт. Атлагыз, атла. Тр-р-р! Тукта! Һей! Әйдәгез, дуслар! Мәрьям кайда? Хәзер килә. Менә Мәрьям дә кайтты. Көтү ничек анда? Давыт, бар да әйбәт, дип әйтә. Анысы яхшы. Кызым, мин юкта әниең белән апаңа булышырга туры килер сиңа. Беләм, әти. Кулдан килгәннең барын да эшләрмен. Үскәнсең инде. Гел безнең белән яшәп тормассың бит. Мин әлегә китәргә ашыкмыйм, әти. Шулай. Туганыбыз Юныс кичә кич минем белән сѳйләшкән иде. Нәрсә турында? Улы Ханух белән синең турыда. Туйга эзерләнергә тәкъдим итте ул. Туйга? Ә син аңа ни әйттең? Аларның гаиләсе тәртипле һәм уллары Ханух җитди егет булып күренә. Тик ничек мин аның хатыны була алыйм? Аңламыйм әле сине. Без, без төрле кешеләр, һәм без төрлечә уйлыйбыз. Төрлечә уйлыйсыз? Син миннән нәрсәдер яшерәсең? Ул сиңа берәр нәрсә эшләдеме? Юк, юк, әтием, ул миңа берни дә эшләмәде. Алай булгач, киткәнче хәл итәрмен мин моны. Әнием, Ханухка кияүгә чыксам, дөрес булмас бит! Ничек инде? Гаилә кору һәрвакыт дөрес нәрсә инде ул. Туганыбыз Юнысның гаиләсе тәртипле, улы Ханух - җитди егет. Һәм безнең чибәр Мәрьямебез. Нәрсә дөрес түгел?! Ул бит Гайсәне Коткаручы итеп кабул итми, әти. Миннән көлүеңме бу? Мин дә ул нәсаралыны кабул итмим! Әтиеңнән дә ваз кичәрсеңме хәзер? Теге ахирәтең белән икәүләшеп кызның башын катырып йѳрисез шунда! Апаң янына бар әле, кызым. Синең кызың кияүгә чыгудан баш тарта, янәсе Ханух мәсихче түгел. Аңлыйм, Муса, Мәрьямне бәхетле итәсең килә, әмма үзенә сайларга ирек бирсәң, начар булмас иде. Сайларга? Менә Ханухны сайласын. Ул тәртипле, җитди егет, аның атасы миңа туган тиешле – чит түгел. Ул миңа тәкъдим итте. Мәрьям аларга бик тә ошый. Димәк, башкаларга караганда Юныс белән уртак тел табуы сиңа җиңелрәк? Әйе, җиңелрәк. Минем тормышта җиңел нәрсә булырга тиештер бит?! Булырга тиештер, Муса. Тик кызыңны да аңла. Бу бит гомерлеккә. Ә ялгыз гомер итү яхшы нәрсәме? Иртәгә син китәсең. Ул бик яшь әле. Кайткач хәл итәрсең моны. Мәңгегә шунда калмасам ярый. Нахумны онытма. Юк, алай дип әйтмә. Мин гаилә башлыгы, сезне кайгыртучы. Җаваплылык минем өстә. Монда бит әле Әюб белән Давыт кала. Давыт... Иртәгә үк кулга алмасалар. Моны син миңа калдыр. Шулаймы? Әллә оныттыңмы... ничек авырып ятканыңны? Ә мин онытмадым. Аллаһы безне ташламас. Ул кайгыртыр. Кайгыртыр дисеңме? Ул безне һәрвакыт кайгырта. Менә ничек кайгыртты Ул. Мин дә яныгызда булмам. Мәрьямне дә аңла, Муса, һәм аның хисләрен. Калдырып тор хәзергә. Аллага тапшырыйк. Ә Юныс туганыма нәрсә әйтим? Берәр нәрсә әйтерсең инде. Әти нәрсә диде? Борчылма. Киткәнче ул бу эшне кабат кузгатмас дип уйлыйм. Терлек кебек буласым килми минем. Нәрсә әйтәсең килә? Бүген иртән Ягъкуб куалаган үгезләрне күзәттем. Парлап җигелгән булсалар да, һәрберсе үз ягына каерып, кузгала да алмадылар. Ханух белән сиңа ишарәме? Шулай түгелмени? Ул бит Гайсәгә ышанмый. Дөрес сүз әйтәсең, кызым. Йә, апаң ничек анда? Арыган һәм авырый, тик бирешми. Хм. Үзен авыррак хис итә икән, димәк, карынындагы бала сәламәт. Әти китсә, күңелсез булыр. Шулай. Безнең әти әйбәт. Әмма ул Гайсәгә ышанмый. Әле вакыты җитмәгәндер, кызым. Аңлап бетермидер, бәлки. Ханухтан баш тартып мин әтине борчуга салам. Хаклы микән мин, әллә юкмы? Әгәр хаклы түгел икән? Гайсәнең юлы дөрес микән соң? Сүзләренең хак икәнен кайдан белергә? Чөнки бу турыда пәйгамбәрләр мең ел элек әйткән. Атабыз Адәм белән анабыз Һава гөнаһ кылганнан соң, Аллаһы, хатын токымыннан берәү еланның башына җитәчәк, дигән. Килер бер көн, шул токымнан берәү иблисне җиңеп гөнаһны бетерер. Аллаһы пәйгамбәрләре элек-электән Мәсих турында сөйләп килгәннәр. Ишагыйя пәйгамбәр, Мәсих гыйффәтле кыздан туарга тиеш, дигән. Михә пәйгамбәр, туачак урыны – Бәйт-Лехемдә, дигән. «Икмәк йорты» дигәнне аңлата бу. Гайсә – безнең өметебез һәм икмәгебез. Ишагыйя тагын шуны да әйткән: Мәсихне кимсетерләр, җәзаларлар; Ул безнең хакка үлемгә дучар ителер. Ул алган җәза, Ул кичергән газап һәм кимсетүләр дѳреслектә безгә бирелергә тиеш иде. Гөнаһларыбыз өчен яраланды Ул. Явыз эшләребез өчен җәфа күрде. Әмма Аның газаплары бәрабәренә без сихәтләндек, Аның яралары безне ирекле итте. Безгә төшәсе каһәр Аңа төште. Алла вәгъдә иткәнчә, үледән терелеп Гайсә әҗәлне һәм иблиснең хакимлеген юкка чыгарды. Аллаһы биргән вәгъдәләрне Гайсә изге тормышы, үлеме һәм терелүе белән үтәде. Тәүраттагы сүзләргә без шикләнмичә ышана алабыз, чөнки алар тормышка ашты. Бу – Аллаһы Сүзе. Ходай тарафыннан әйтелгән сүзләр юкка чыга алмый, аларның чисталыгын Ул Үзе саклый. Алла Сүзе ул – ризык, шушы икмәк кебек. Әле алай гына да түгелдер. Рәсүл Паул болай дип язган: «Изге Язма Аллаһы тарафыннан... рухландырылган һәм ул гакыл бирү, хаталарны төзәтү, гөнаһларны фаш итү, тәкъвалык тәрбияләүдә үтә мөһим». Изге Язма һәм Гайсә турында сөйләгәндә, мин ышанам. Әмма ничек итеп шушы ышануны югалтмаска икән? Иманга тугры калып яшәргә мѳмкинме? Бу синең юлың, Мәрьям. Аллаһы сүзенә ышанып, аны үтәп без иманда үсәбез. Һәр көннең кайгысын Аллага тапшырсаң, зирәклек тупларсың һәм иманыңны ныгытырсың. Давыт, бар да әйбәтме? Бик тә әйбәт булыр иде, әгәр атам Әгрип патшага таш пулатлар төзергә бармаса. Давыт, бармасам, ни буласын беләсең. Син исә әниеңне кайгыртырга тиеш, кызларны... һәм энеңне. Вәгъдә бир миңа, улым. Мин тырышырмын, әти. Мин сиңа ышанам, улым. Сау бул, әти. Алла юлдашың булсын. Әлеге эпизодтагы хәл сезнең тормышта урын тапкан булса, ни эшләр идегез? Бик мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә атасы белән килешмәгән Мәрьям үзенең хөрмәтен аңа ничек белдерә? Мәрьямне борчыган сорауларга җавап табарга әнисе ничек булыша? Хакыйкатьне без ничек танып белә алабыз? Иман һәм иманга бәйле шикләнү-икеләнүләр хакында әлеге эпизод нәрсә сѳйли?
JesusFilm