Рәбига
Туй
Ләйлә?
Нәрсә эшлисең, Ләйлә?
Бүген кызыбыз Мәрьямнең туе,
күп нәрсә эшләнмәгән әле.
Анда эшчеләр җитәрлек.
Кил, бераз гына ял ит янымда.
Иртәгә ял итәрмен әле.
Эх,
юләр хатын син.
Ихи-хи-хи,
без шундый пар килгәнбез.
Көлмичә булдыра алмыйсың, ахрысы, син.
Ярый әле көләбез, еламыйбыз.
Эх, безнең туйны хәтерлим мин.
Ул көнне дә син көлдең.
Ихи-хи-хи, көлдемме?
Куркудан кѳлгәнмендер.
Без балалар идек.
Хәзер кемгә әйләндек?
Картайдык, авырыйбыз,
сукырайдык.
Без балалар түгел идек,
зур булсак та, яшь идек.
Мин бик курка идем,
әмма хөрмәтли идем сине,
әти дә синең гаиләңне хөрмәтләде.
Вакыт бик тиз узып китте шул.
Без бергә олыгайдык, Муса.
Синнән дә яхшырак хатынны мин таба алмас идем.
Ә мин яхшырак ирне.
Бүген – кызыбыз Мәрьямнең туе.
Аллаһы фатихаласын аны.
Бераздан синең туең башлана.
Куркасыңмы?
Мин? Куркаммы?
Юк.
Котым алына.
Әмма мин уйламаска тырышам.
Алайса, мин исеңә төшерәм.
Барыбызга да искәрттең!
Әни,
шундый күп эшләдең бүген,
ял итеп ал бераз.
Юк, юк, юк, кадерлем.
Бу көннең һәр мизгелен хәтердә калдырасым килә.
Эх, абыең да күрсә иде туеңны.
Әллә
мин сиңа әйтмәдемме, әни?
Давыт кырда Ягъкубны очраткан.
Туйга кайтам, дип әйткән ул Ягъкубка.
Давыт?
Бу атнада син Ягъкуб белән сөйләштеңме?
Юк, сөйләшмәдем, әни.
Сарага Әюб әйткән, ә Әюбкә – Ягъкуб.
Димәк, әни,
Давыт кайтачак.
Син шат түгелме?
А,
мин бик шат.
Сакланып йөрсә ярый ла ул.
Римлылар аны тапса...
Минем туем бит, әни. –
Бар да әйбәт булачак.
Синең туең.
Менә инде үсеп тә җиттең.
Соңга калмыйк.
Киенергә вакыттыр.
И апайларым, килүегезгә зур рәхмәт!
Ничек килмик инде.
Булмаса да ярый инде.
Рәхмәт сезгә.
Рәхмәт.
Искиткеч көн! Ихи-хи.
Йә, сиңа киенергә вакыт түгелме?
Вакыт шул.
Әйдә, сеңлем, киендерәбез сине.
Дәлия, әйдә син дә.
Син бик чибәр кәләшсең, Мәрьям.
Мин дулкынланам.
Туйда барыбыз да дулкынланабыз инде.
А!
И бу сөялле карт бармакларны.
Яшләр бу эшне тизрәк эшләр.
Нурия ханым, кызымның туе буласы көнне берәр киңәш-нәсихәт бирмәссеңме?
Үткән атнада син
Гайсәнең туй турындагы хикәясен сөйләгән идең.
Кияү киләсен көткән теге ун кыз турындагы хикәяне хәтерлисеңме?
Барсы да лампа тоткан иде,
ун кызның бишесе лампаларга салырга өстәмә май да алып килгән иде,
ә калганнары – юк.
Кияү юлда тоткарланган.
Ягъкуб, шәт, тоткарланмас.
Юкса кирегә борылган дип уйлармын.
Ул тоткарлана калса да, дус кызларың лампаларына өстәргә май алып килер дип ышанам.
Лампалар сүнсә, бәйрәм бетте дигән сүз бит.
Караңгыда нинди бәйрәм инде ул.
Ә менә бу хикәядә,
кияү якынлаша инде, дигән хәбәр килеп җиткәч,
өстәмә май алып килмәгән кызлар иптәшләреннән, бүлешегез, дип үтенгән.
Тегеләр бүлешә калса,
туй мәҗлесе тәмамланганчы үзләренең дә мае беткән булыр иде.
Шунлыктан алдан уйлый белмәгән кызлар май сатып алырга дип ашыгып чыгып киттеләр.
Ә базар инде күптән беткән булган.
Әлбәттә.
Теге биш кыз май табып әйләнеп кайтса,
бөтенесе бәйрәм итәргә киткән, ә алар үзләре генә калган.
Киленнәр турында түгелдер бит ул?
Хикәянең мәгънәсен аңламыйм мин.
Чынлыкта Гайсә биредә туй турында сөйләмәгән, дип уйлыйм.
Минемчә, Ул тормышыбыз турында сѳйләгән.
Без барыбыз да Гайсә килгәнне көтәбез.
Ул килгәнче арабыздан кемдер үлеп китәр,
әмма Аның килүенә без һәркөн әзер булырга тиеш.
Безнең йөрәк,
Изге Рухка чумылып, Аллаһыга багланырга тиеш.
Беркем дә эшләмәс моны безнең өчен.
Теге акыллы кызлар үз майларын бирә алмас иде.
Синең ирең
Аллаһыга булган мәхәббәтен сиңа һичничек бирә алмый.
Аллаһыны син үзең эзләргә тиешсең.
Гайсәнең сүзләре турында уйлаганда мин тынычланам.
Күңелем җырлый.
Һәм мин дога кылам.
Син дә шулай эшлә, Мәрьям.
Һәрчак Алланың ихтыярын эзлә. Һәрчак зирәклек сора Аңардан.
Һәр яңа көн сиңа яктырткыч өчен май хәстәрләп куярга мөмкинлек тудыра.
Истә калдырыр өчен бик яхшы бу.
Рәхмәт, Нурия апа.
Игелеген күр.
Рәбига, дустым,
берәр фикерең белән уртаклашасың килмиме кызымның туй көнендә?
Бүген син бигрәк тә чибәрсең, Мәрьям.
Чәчеңне матур итеп үргәнбездер дип ышанасы килә.
Синең шат йөзеңә,
сафлык бөркеп торган нурлы күзләреңә карап,
рәсүл Паулның сүзләрен искә төшерәм.
Ул әйткән:
хатын-кызның күрке – матур итеп үрелгән чәчтә дә,
асылташларда да, купшы киемнәрдә дә түгел.
Кешене бизи торган нәрсә – күңел матурлыгы.
Һәм бу матурлык еллар узу белән сүрелми.
Алла күзендә бу чын матурлык.
Онытма моны,
бүген дә, киләчәктә дә.
Сине күңел матурлыгы бизәсен.
Рәхмәт, Рәбига апа.
Сара,
сеңлеңә әйтер җылы сүзең бармы?
Мин,
ышанасыңмы, яхшы хатынның нинди булырга тиешлеген әле генә белә башладым.
Ике айдан мин яхшы әни булырга өйрәнә башлармын.
Мин
Марта белән Мәрьям турындагы хикәяне исемә төшердем. Хәтерлисеңме?
Алар янына Гайсә килгәч?
Әйе.
Ул чакта Гайсә Үзенең шәкертләре белән... ил буйлап халыкны өйрәтеп йөргән.
Алар кергән бер авылда апалы-сеңелле ике кыз яшәгән.
Олырагы, Марта исемлесе,
көне буе ризык әзерләү белән мәшгуль булган,
чөнки аңа шактый күп кешене ашатырга туры килгән.
Ә менә
Мәрьям,
синең кебек кече сеңлесе,
Гайсә Мәсихнең аягы янында утырып, Аны тыңлап хозурланган.
Марта, сеңлесе Мәрьямнең булышмавына ачуы чыгып, бик борчылган, Гайсәгә үпкәсен белдергән,
әмма Гайсә болай дигән:
«Мәрьям яхшырак нәрсә сайлады,
һәм бу аның белән калыр».
Мин, ахрысы,
Мартага охшаганмын.
Минем
киләчәк түрында һәм бүгенге эшләр турында борчылып, күңелем һич урынында түгел.
Әмма,
минем уйлавымча, яхшы хатынның, хатын-кызның сере шунда ки,
Изге Язмада язылган сүзләр турында уйлап ул кѳн дә дога кылырга
һәм күңеленнән Гайсәне олыларга тиеш.
Дога кылганда, йөрәгемне шулай тынычландырганда,
Аллаһы Тәгаләнең ихтыярын сорап тавышына колак салганда,
мин күбрәк Мәрьямне хәтерләтә башлыйм,
ә Мартаны азрак.
Рәхмәт, Сара.
Дөрес сүзләр.
Һәр яңа көн яңа тормыш алып килә.
Раббы белән көндәлек аралашу безнең өчен иң мөһим нәрсә булырга тиеш.
Шатлык безгә шуннан килә.
Ирең белән бәхетле булыгыз,
Мәрьям.
Раббы биргән шатлык ул – көч чыганагы, дигән Нәхәмия пәйгамбәр.
Вак-төяктән дә
куанырга өйрән
һәм канәгать була бел.
Һәр иртәдә бөтен үтенеч-гозерләреңне Гайсә исеме хакына Аллаһыга тапшыр.
Ирлеме, юкмы син, яшәү рәвешең шундый булсын.
Шулай бит, дөрес бит, Дәлия?
Дөрес, дип уйлыйм.
Әлбәттә, дөрес.
Аллаһы безне ничек бар, шулай ярата, кадерлем.
Рәсүлебез Паул, гаиләле булганчы, ялгыз калу хәерлерәк, дип язган.
Чынмы?
Әйе. Гаилә кормаган кеше үзен тулысынча Аллаһыга багышлый ала, дигән ул.
Буйдак кеше үзенә бертѳрле фатиха иясе, дигән Паул.
Мәрьямгә генә әйтәсе булма.
Нинди генә хәлдә булсак та,
Аллаһы һәрчак игелекле.
Ул безне ярата,
чөнки безне Ул Үзе белән аралашыр өчен бар итте,
һәм ирлеме без, балалымы – Аның өчен мөһим түгел.
Без һәммәбез Аңа кадерле!
Аллаһы мәхәббәтен Гайсә ярдәмендә кабул итә белергә генә кирәк.
И әнием,
мин сине шундый яратам.
Сиңа рәхмәтем чиксез.
Мин сине һәрчак яратачакмын
һәм көн дә дога кылачакмын, кызым.
Алар инде килделәр.
Кияү килеп җитте!
Кияү биредә!
Әйдәгез киттек.
Ул монда!
Кәләш чыга!
Менә туй башлана!
Килә! Мин күреп алдым аны, әйе!
Давыт!
Син кайттың?
Әлбәттә, кайттым.
Сеңлемнең туе бит.
Менә ул, әти.
Кәләшне алырга килдек без.
Нинди чибәр син!
Карашың белән,
муеныңдагы гәрәбә белән
йөрәгемне яулап алдың син.
Читкә! Юл бирегез!
Нәрсә булды соң?
Кайда ул? Кайда?
Үтенәм, монда түгел!
Мин таптым аны!
Менә ул!
Бәйләгез аны! Бәйлә!
Алыгыз аны!
Юк!
Әйдә, киттек!
Атла!
Чыгарыгыз!
Юк!
Давыт!
Әни!
Әни!
Бу туй сезгә катнашырга туры килгән мәҗлесләрдән нәрсәсе белән аерыла?
Ун кыз турында Нурия сөйләгән гыйбрәтле хикәя тормышыбыз хакында нәрсә әйтә ала?
Сара хикәясендәге Марта белән Мәрьямнең кайсысы сезгә якынрак? Сез аларның кайсына һәм нинди ягыгыз белән охшыйсыз?
Нурия һәм Сара сөйләгән хикәяләрнең охшашлыгы нәрсәдә?
Тормышыгызның асылы Аллаһыга ышанып яшәүдә булсын өчен сез нәрсә эшли аласыз?