Rivka·1 / 12

In the Family

Rivka is a friend and mentor to a family as they deal with political and personal conflict. Mariam, a young girl, and her brother Noah run to Rivka's home for help. Laila, Mariam's mother, is sick. Rivka prays to God in Jesus's name for Laila to be healed. Rivka assures Mariam that God cleanses people with the death and resurrection of Jesus. Anyone who accepts Jesus is at peace with God. Moussa, Mariam's father, comes in to check on Laila. He's disappointed to see Rivka there and tells Mariam that Rivka should go. Mariam wonders if God could accept someone so selfish. Rivka tells her the story of the prodigal son. Rivka says God receives any lost person the same way, with open arms. Rivka tries to assure Mariam that there is hope in hard times.

Үзегезнекен сорагыз

Изге Язма өзекләре

Бүлешү
Бушлай ресурслар

Изге Язманы тирәнрәк аңларга телисезме?

Изге Язма өйрәнүенә кушылыгыз

Транскрипт

Tatar (تاتارچا)
Рәбига Гаилә Таң алды. Шәһәр йоклый. Сатучылар әле товарларын чыгара башламаган. Урамнарда Рим солдатлары да күренми. Җиләс иртәне көндезге эсселек алыштырган кебек, шушы рәхәт тынлык урынына тѳрле борчу-мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. Яңа туган көннең нәрсә алып киләсен алдан әйтеп булмый. Нух! Юл бирегез! Әй син, читкә кагыл! Нигә без качабыз? Әкрен! Юл бирегез! Әйдә, Нух, Рәбига апаны алып килик! Читкә, дидем! Читкә! Кара әле, кем анда? Мәрьям?! Нәрсә булды? Әни начарланды. Ни булды, балам? Әни кан тѳкерә башлады. Нух! Әйт әле, кайчаннан бирле кан төкерә ул? Бүген башланды. Сара аны, ут булып яна, диде. Килүең ѳчен рәхмәт, Рәбига апа. Әнкәң ничек анда? Начар. Сине чакырырга Мәрьямне җибәргән идем, тик... хәзер аны уятасым килми. Бар, чык, Нух. Нишләргә дә белмәдем. Мине чакырып дѳрес эшләгәнсең. Ут булып яна. Берәр савыт белән су, сѳлге кирәк булыр, Мәрьям. Зинһар, алып кил әле. Давыт? Нишлисең син? Тыкшынма! Киттем мин. Киемеңдә кан! Булса соң?! Давыт! Давыт! Кызышуын басарга тиеш бу. Аның ѳчен дога кылыйк, Мәрьям. И Аллам, Гайсә исемен атап Синең янга килә алуыбызга шѳкерана кылабыз. Үтенечебезне колак салып тыңлаганың ѳчен рәхмәт Сиңа. Сөекле Ләйләбез ѳчен сорыйбыз Синнән. Аның кызышуын туктатсаң һәм дә хәлен... җиңеләйтсәң иде. Йа Раббым, сихәтләндер аны. Син аны бездән дә күбрәк яратасың. Гайсә исеме хакына без аны Синең мәрхәмәтеңә тапшырабыз. Амин. Мин әни өчен дога кылганда, Аллаһы мине ишетмидер кебек. Нишләп? Әйтә алмыйм. Мин кыенсынам. Алладан сорарга кем мин?! Мәрьям, балам, хачта үлеп Гайсә сине кыенсынудан коткарды һәм сиңа Аллаһы белән аралашырга мөмкинлек бирде. Тик мин синең кебек түгел, йә әни кебек. Изге Аллаһы каршына гѳнаһлылар килә алмый. Әмма Мәсихне корбан итеп Ул Үзенә таба юл ачты. Табактагы суны күрәсеңме? Кан яки шакшылыкның тамчысы да арулыкны әнә ничек боза. Гѳнаһ та шулай: зурмы ул, кечкенәме, – анысы инде ул мѳһим түгел. Ходай Тәгалә Ул пакь вә изге. Аның өчен гѳнаһ җирәнгеч нәрсә. Шушы һүссөп үләне суны чистарткан кебек, Аллаһы да безне Гайсә аша чиста итә. Гөнаһ-языклардан азат булса да... Гайсә безнең гөнаһларны һәм бозыклыкны Үз өстенә алды. Гөнаһ-языклардан азат булса да... Гайсә безнең гөнаһларны һәм бозыклыкны Үз өстенә алды. Без чиста, пакь булсын өчен Ул Үзен корбан итте. Ул үледән терелде, гөнаһ һәм үлем богауларын ватып-җимереп Ул безне азат итте. Аллаһы шулай Үзенә таба юл ачты. Һәм без Аның белән татулашабыз, әгәр Гайсә Мәсихнең корбанын кабул итсәк һәм Аңа иман китерсәк. Син иман китергән кебек. Аллаһы сине ишетә һәм бик ярата. Мәрьям, әнкәң ничек? Ә, Рәбига. Хәлләрең әйбәтме? Әйе, Муса. Синеке дә шулайдыр. Хәле бераз җиңеләйде, әти. Рәбига апа булышты. Нишли бу хатын безнең өйдә? Аның үзен дә, ирен дә күрәлмыйм дип әйтмәгән идеммени? Әмма ул бит әнинең дусты, әти. Ул игелекле һәм акыллы ханым. Алар безгә иш түгел. Аның ире – салым җыючы! Римлыларга! Ә Рәбига нәсаралы Гайсәнең иярчене. Әни аны үзе чакырды бит, әти. Ярар. Нәрсә булды? Төнлә безнең солдатларга һөҗүм иткәннәр. Сезнекеләр булырга тиеш дип уйлыйбыз. Безнекеләр? Булмастыр. Без җинаятьче түгел, закон бозмыйбыз. Сез аларны яшерәсез. Кит юлдан. Җинаятьчеләр юк монда. Ѳйне тикшерегез. Юкка вакыт уздырасыз. Өйдә хатын-кызлар гына. Мин төне буе өйдә идем. Ә улым һәм... киявем Эчкә кереп кара. кырда көтү көттеләр... Кирәкми, кермәгез! Хатынымда начар авыру. Киттек. Кабат килербез әле. И-и улым. Бу юлы нишләгән инде? Барысы да әйбәт, әни. Алар китте. Улым өчен Алладан сорыйм. Ялварып сорыйм. Мин аның өчен бик кайгырам. Ул шундый үҗәт һәм үзсүзле. Әни чирләп ята. Безгә ярдәм итәсе урында әнә нәрсә эшли. Барыбызны да куркыныч астына куя. Үзе турында гына уйлый. Якынын санламаган кешене Аллаһы Тәгалә ничек яратырга тиеш? Бервакыт Гайсә шундый бер егет турында гыйбрәтле хикәя сөйләгән булган. Егет үзен генә яраткан. Берзаман аның үз мирасына хуҗа буласы килгән. Бу хәл атасына ошамаса да, улы сораганны биргән. Егет бәхет кошы эзләп чит илләргә китеп барган. Әмма егет, озак та үтмәстән, кәеф-сафа корып, бар булган акчасын туздырып бетергән. Бер тиенсез калгач, дуслары да таралган. Чак ачтан үлмәгән. Шуннан нишләгән? Ул атасының юмартлыгын, кайгыртучан булуын сагынып хәтеренә алган. Атасының һәрвакыт туйганчы ашаган хезмәтчеләрен искә төшергән хәтта. Ул, кайтып, атасына болай әйтергә теләгән: «Ходай алдында һәм синең каршыңда мин гөнаһлымын, Улың булырга лаек түгелмен. Син мине хезмәтчең итеп алчы. Өенә кайтучы егетне әтисе, ерактан ук күреп, каршыларга йөгергән, кочаклаган, битеннән үпкән. Аннары хезмәтчеләренә: «Тизрәк! Улыма өр-яңа япанча алып килегез, – дигән, – Аягына – сандал, бармагына йөзек кидерегез һәм симертелгән бер бозау чалыгыз. Әйдәгез бәйрәм итик! Чөнки улым минем үлгән иде, ә хәзер терелде; югалган иде, инде менә табылды». Атасы аны кабул иткәнме? Ие! Улының кайтуын ул өметләнеп көткән. Абыемны Ходай көтә дип уйлыйсыңмы? Көтә генәме, Ул аның каршысына йөгерә. Әгәр улы берәр төрле явызлык эшләсә, ата тиешле кеше улын кабул итәр идеме? Теге егет намуссыз булса да, атасы аны кичергән. Мин уйлыйм, шундый хәлдән соң атасының күзенә күренер өчен нинди йөрәкле булырга кирәк. Өемә кайтыйм инде мин, ирем югалтып эзли башламагае. Арыгансың инде, балам. Синең һәм туганнарың өчен авыр көннәр хәзер. Алай да, ничек кенә авыр булмасын, Ходай мәрхәмәтеннән ташламас, әгәр өметебезне Аңа һәм изге Сүзенә багласак. Мәрьям. Менә бу сиңа. Шундый өмет турында Ишагыйя пәйгамбәр: «Аллаһы янә йөзе белән борылгач, хәтта чүл дә шатлыкка күмелер», – дигән. Әниеңә кирәк булсам, чакыр мине, кыенсынма. Әлбәттә. Рәхмәт барысы өчен дә. Үзегезне геройларның кайсысы белән чагыштырыр идегез? Догаларының кабул булу-булмавын кеше ни ѳчен белергә тели? Мәрьям фикеренчә, Рәбига һәм аның әнисе Ләйлә – яхшы кешеләр. Нәрсәдән чыгып сез «бу – яхшы кеше» дип әйтә аласыз? Үзебез Аллаһы күңеленә хуш килсен һәм догаларыбыз кабул кылынсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Юлдан язган егет турындагы гыйбрәтле хикәя Аллаһының кешеләргә мөнәсәбәте хакында нәрсә сөйли?
JesusFilm