Rivka·6 / 12

Finding Peace

In the midst of trials, Mariam asks Rivka how to stay calm in troubled times. She says Jesus prayed even more during tough times. Jesus was on a mountain top praying. A man brought his son to the disciples to be healed. But the disciples couldn't do it. When Jesus came down from praying, He rebuked the disciples. He said, "This kind only comes out by prayer." Rivka says spending time with God, praying, learning from His Word, seeking His will, and worshipping Him is a way of life. So when life becomes difficult, we're prepared. Spending time in prayer isn't an obligation; it's a privilege. As Rivka says, Jesus often went away to be by Himself. He set an example for His followers by spending intentional time with His Father on a regular basis. As followers of Jesus, we're assured God's peace when we pray. This is how followers of Jesus endure trials and suffering in life: communication and relationship with the One who made us and reigns sovereign over everything.

Үзегезнекен сорагыз

Изге Язма өзекләре

Бүлешү
Mark 1:35

Early in the morning, while it was still dark, Jesus got up and went out to a solitary place to pray.

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Philippians 4:6-7

Be anxious for nothing, but in everything, by prayer and petition, with thanksgiving, present your requests to God. And the peace of God, which surpasses all understanding, will guard your hearts and your minds in Christ Jesus.

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Бушлай ресурслар

Изге Язманы тирәнрәк аңларга телисезме?

Изге Язма өйрәнүенә кушылыгыз

Транскрипт

Tatar (تاتارچا)
Рәбига Болгавыр заманнар һәм күңел тынычлыгы Давыт, тагын нәрсә булды? Тик тор! Сарыкларны кем карый? Ягъкуб. Нишлисең син? Миңа качарга кирәк... беразга. Нәрсә? Син бит безгә монда кирәксең. Мине римлылар эзли. Әти киткәнче үк римлылар сине эзләделәр. Син нәрсә эшләдең, Давыт? Без башкарган эш өчен синең рәхмәтең кайда?! Иерусалимне дошманнан коткарырга кирәк! Әни уяндымы? Белмим. Аның хәле бик авыр. Алай эшләргә ярамый, Давыт. Мин аңа, вакытлыча өйдә булмам, дип кенә әйтәм. Син бит әтигә вәгъдә бирдең. Әти турында дәшәсе булма. Ул хәзер римлыларга булыша. Аның хакы юк... мине хөкем итәргә. Мин бары тиеш булганны эшлим. Бар да әйбәт булыр. Сара белән Әюб монда ич. Ягъкуб терлекләр белән булышырга риза. Аның кулы... Әй! Ник калмыйсың? Миңа куркыныч яный. Мин кайтырмын... тиздән. Ял ит һәм терел. Аллаһы юлдашың булсын. Безне ташлап китәргә ничек йөрәгең җитә? Мин бит шулай буласын белмәдем. Ачыгыз! Ачыгыз! Юл бир! Без Муса улы Давытны кулга алабыз. Өйне тентегез, өске катны карагыз! Нәрсә булды соң? Әюб! Син кем? Давытның җизнәсе, гаилә башы. Таптыгызмы аны? Юк ул монда. Ихи-хи-хи. Мин менә кемне таптым. Тик ул артык бәләкәй. Җибәр аны. Менә монысын кулга алыгыз. Ни өчен? Кузгал! Мин бернишләмәдем! Кузгал дидемме?! Әюб! Әюб! Җибәрегез аны, җибәрегез! Әюб!Әюб! Әюб! Юк! Кирәкми, Сара, кирәкми! Балаңны уйла, Сара. Әюбкә хәзер берничек булыша алмыйсың. Әйдә әниең янына. Әни! Ул аңын югалткан. Безгә тынычланып дога кылырга кирәк. Барысы да Аллаһы кулында. Солдатлар Давытны эзләгәннәрме? Әйе, әни. Тик таба алмаганнар. Ул качты. Әмма Әюб! Давыт урынына алар Әюбне алдылар! Йа Хода, ярдәм ит! Әйдәгез дога кылыйк. И Ходаебыз, Синең алдыңа без Коткаручыбыз Гайсә Мәсих хакына киләбез. Без Сиңа табынабыз. Без Сине данлыйбыз. Безне шундый авыр хәлдә ташламаганың өчен Сиңа рәхмәт әйтәбез. Хәзер без Әюб өчен сорыйбыз. Ул солдатлар Әюбне азат итсеннәр, Раббым. Бирче аңа зирәклек. Игелек кылып терәк бул аңа. Акыл ирешмәслек иминлегең тулсын аның йөрәгенә. Саклачы Әюбне Үз кулыңда. Без аңлап җиткермибез күбесен, әмма данлыйбыз һәм мактыйбыз Сине, чөнки бөтен өметебезне без бары Сиңа гына баглыйбыз. Рәхмәт, Ходаем. Мин Сиңа ышанам, Раббым. Рәбига апа, ничек син шундый чакта да сабыр кала аласың? Күңел тынычлыгы Алладан иңә. Магдалалы Мәрьямнең сүзләрен әле дә хәтерлим: бик авыр һәм куркыныч чакларда Гәйсәнең тормышын үзенә үрнәк итеп тота иде. Мәрьям әйтә торган иде: Гайсә бик арыган булса да, Аңа куркыныч янаса да, иртә таңнан торып, Аллага дога кылыр ѳчен ул аулак урынга китә торган булган. Кайчак Ул төннәрен догада уздырган. Мәсәлән, унике шәкерт сайлар алдыннан шулай булган. Аны кулга алырга килгәндә дә Ул нәкъ менә дога кылуында булган. Догада Ул куәт иясе булган. Бервакыт, шәкертләре Петер, Ягъкуб һәм Яхъя белән тауга күтәрелгәч, бер кеше, терелтер өчен, алар янына улын алып килгән. Ул малайны... өянәге тотып, хәтта утка егылганы булган. Улын бимазалаган җенне куып чыгарырга әтисе күпме сораса да, шәкертләр булдыра алмаган. Шәкертләренең иманнары сай булуда шелтәләп, Гайсә, андый җенне дога һәм ураза белән генә куып була, дигән. Күп вакытын дога һәм уразада уздырган Гайсә бу юлы дога кылып тормаган. Җенне куып чыгарган Ул... шуннан малай терелгән. Гайсә безгә доганың ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә. Без көн дә дога кылырга, Алла белән сөйләшергә, Аңа табынып, ихтыярын эзләп, Сүзен аңларга тырышырга тиеш. Шулчак без, тормышыбыз катлауланып китсә дә, – авырлыклар азмы-күпме һәркемдә була инде, – юлыбызда очраган һәртөрле кыенлыкларны җиңеп чыгардай көч барын сизәрбез. Син һәр иртәдә дога кыласыңмы? Шулай тырышам. Хәер, кайчак нәрсәдер комачауларга мөмкин. Дога минем гадәткә кергән, һәм ул – иң яраткан вакытым. Ходай Тәгалә белән аралашу – йөкләнгән бурыч түгел, бу – өстенлек. Минем догаларымнан Ходай кайчак көләдер кебек. Көлә дисеңме? Юк, Мәрьям. Үзеңне нинди генә борчыган сорау белән килмә Аллаһыга, Ул сине яратып кабул итәчәк. Адәм белән Һава Гадән бакчасында гөнаһ кылганнан соң Ходай аларга дәшкән, аларга сорау биргән: «Сез кайда?» – дип. Аллаһының йөрәге шундый! Ул сине бик тә ярата. Һәм Ул нәрсәләр кичергәнеңне һәммәсен дә яхшырак аңлый. Ләкин моны ничек белеп була? Гайсә Мәсих Ул безнең кебек үк кеше булган. Без түзгән нәрсәләргә Ул да түзгән. Без үткән сынауларны Ул да үткән. Ул гомере буена гөнаһ кылмаган. Шушы дөньяда, безнең арада яшәгәнгә күрә, Ул безне аңлый. Дөньялыкта без күргәннәрне Ул да күргән. Аның безгә булган мәхәббәте бик зур. Аның кебек дусны бүтән табып булмый. Дога кылганда син Аңа барын да сөйлисеңме? Барысын. Һәм минем иманым камил – Ул мине тыңларга тели. Мине дә. Әйе. Тормышыбыз турында без Патшалар патшасы белән сөйләшә алабыз. Сара! Әюб! А! Хәлең ничек? Түзәрлек. Башлыклары килеп, мине азат итте. Аллага шөкер! Бер гаепсезгә кулга алганнары өчен ул бик ярсыды. Әйдә, өйдә сөйләрсең. Ходай догаларга җавап бирә. Әйе. Дога кылучыны ишетә. Ярый, миңа өйгә кайтырга вакыттыр. Сау бул, Рәбига апа. Исәнме, Ягъкуб. Исәнмесез. Өеңдәгеләр барысы да исән-саумы? Сау-сәламәт, рәхмәт. Үзегез? Яхшы. Әти-әниеңә сәлам әйт. Имин булыгыз. Сау бул. Ягъкуб. Ярдәмем кирәкмиме? М-м, өйгә керергә ярыймы? Әлбәттә. Барысы да өйдә, әйдә уз. Кырда мин Давытны күрдем. Мине монда ул җибәрде, аның белән бар да әйбәт. Шулай ук ул, сезне борчыйсым килми,.. аулак урын таптым, дип әйтә. Үзең ничек? Ярдәм кирәкме? Давыт әйткән иде, Әюб белән бергә сез ике көтүне сакларсыз, дип. Рәхмәт сиңа. Безгә бик зур ярдәм бу. Барысы да әйбәт булыр, дип бик ышанасы килә. Берәр нәрсә кирәк булса, әйт кенә. Без... мин гаиләгез өчен дога кылам. Мин булдырам... төзәтә алам бар нәрсәне. Бар нәрсәне? Э-э, күп нәрсәне. Рәхмәт, Ягъкуб. Игелегеңне онытмам. Ярар. Мин... м-м... китим. Исән йѳр, Ягъкуб. Үзегезне геройларның кайсысы белән чагыштырыр идегез? Сезнең үзегезне яки якын кешегезне хаксызга гаепләсәләр, ни эшләр идегез? Догаларыбызга Аллаһы ничек җавап бирә? Гайсәне күздә тотып, дога кылу турында нәрсә әйтә алабыз? Шушы хатын-кызлар мисалында дога кылу турында нәрсә белдегез?
JesusFilm