Рәбига
Сез – дөньяга нур сибүче
Әни,
кем шакый икән, карап керим.
Кергәч... сине тагын ашатырмын.
Ягъкуб!
Исәнмесез.
Керегез, кер.
Рәхим итегез... узыгыз.
Әни! Әти! Ягъкуб белән әтисе килгән. Нишлим?
Ярый,
түр бүлмәгә алып кер аларны, Мәрьям.
Һәм табын әзерлә.
Хәзер мин үзем чыгам.
Әйдәгез өйгә керегез. Әти бераздан яныгызга чыгар.
Мин... без сезнең килүегезгә бик шатбыз.
Үз өегездәге кебек булыгыз.
Нух! Кунакларга кул юарга су алып кер.
Ярар, яхшы.
Нәрсәдер кирәкме?
Ягъкуб белән әтисе килде! Әйдә табын әзерләргә кирәк!
Мәрьям, җаным, тынычлан инде.
Әйдә тизрәк!
Мин бераздан килермен.
Юк, әти. Әйдә, үзем булышыйм.
Булыш, булыш киенергә аңа.
Ә,
бик әйбәт.
Әйдә җитәклә мине.
Муса.
Исәнмесез, Муса абый.
Хуш килдегез.
Әйдәгез, утырыйк.
Менә күрештек, Муса.
Кызганычка, авырып киттең.
Ходай Тәгалә күзләреңне тизрәк савыктырсын дип дога кылам.
Догаң кабул булсын.
Амин.
Йомышыгыз бардыр, күршем?
Бүген мин синең янга
улым Ягъкуб хакына килдем.
Ул тәртипле, намуслы егет һәм, минемчә, синең кызыңа яхшы ир булачак.
Аннары Ягъкубның әтисе ярәшүне тизләтергә тәкъдим итте.
Заманалар авыр, иртәгәсен белмәссең, диде.
Бер ел урынына туйны өч айдан үткәрергә тели!
Ә синең әтиең ни диде?
Ул килеште! Туебыз өч айдан була.
Әюбне чакырып, алар килешүгә кул куйдылар.
Ә аннан
Ягъкуб миңа муенса бирде.
Шундый матур муенсаны синең күргәнең юктыр әле?!
Бигрәк матур шул, кадерлем.
Әмма
әти белән әни миннән башка нишләр икән?
Мин шундый бәхетле, тик... белмим.
Ягъкуб белән бергә аларга ярдәм итү җаен табарсыз.
Сара белән Әюб тә монда.
Сара авыргалый бит.
Ул гел генә авырып тормас бит, әйеме? Аның бәбие туачак.
Мин беләм, әмма бәби тугач, алар Әюбнең әти-әнисе янына күченмәкче булалар.
Насыйбы булса, күченерләр, әлбәттә.
Раббы аларны җитәкләр.
Раббы шулай Ягъкуб белән икегезнең мөнәсәбәтләрегезне, догаларыгызны җитәкләр,
юл күрсәтер.
Әни һәрчак шулай өйрәтә... вакыты җиткәч, үз гаиләгезне корырсыз дип,
һәм, без ирләребезгә буйсынырга тиеш дип.
Әмма әти-әнигә кирәгем чыкса...
Буйсыну ул – иманның гамәле, Мәрьям.
Без әле бергә дә түгел, ә миңа инде ничектер уңайсыз.
Рәбига апа, мин әле үземне дә белеп бетермим.
Мин кияүгә чыгарга тиешле.
Өч ай гына калды бит. Ә мин куркам.
Мәрьям, күндәм хатын булу өчен үз-үзеңнән баш тартырга димәгән бит.
Ягъкуб сине яратачак,
әгәр син аңа буйсынсаң, һәм шуннан бер-берегезгә хөрмәт уяначак.
Ә аннары Ходай Тәгалә сезне Үзе теләгәнчә үстерер.
Димәк,
кияүгә чыгу мине яхшырак, бәхетлерәк итәчәк?
Мин моны әйтмәдем, Мәрьям.
Безнең чын, җитлеккән зат булыубыз ирле яки ирсез булуга бәйләнмәгән.
Һәммәбезнең үз юлы. Аннары...
Аллаһы Тәгаләгә буйсынып, Аңа һәм башкаларга хезмәт итеп без үсәбез.
Мин әти-әни өчен тырышыр идем.
Сиңа Ягъкуб белән киңәшләшергә кирәк.
Хәзер үкме?
Тормышыгызны бүгенге кѳннән планлаштыра башлыйсыз түгелме соң?
Ансы шулай шулаен.
Ә бергәләп хәл итү?
Әйе.
Алайса, фикерләреңнең дөреслеген аңа әйтеп бир.
Уйларыңны җиткерми калдырма.
Сиңа мөһим нәрсәләрне ул да белсен.
Үзең теләгәннәрне эшләтергә дигән мәгънәдә түгел, әлбәттә,
хәл иткәндә дөрес фикергә килсен ѳчен генә.
Синең зирәк булуың аңа бик кирәк.
Мәрьям,
менә бу лампаларга күз сал әле... без аларны чистарттык, май салдык.
Алар шундый матур. Ниндие генә юк синдә.
Миңа ошый алар.
Беләсеңме,
алар барысы да нәрсә өчен яратылган?
Яктыртырга.
Яктыртыр өчен.
Әйеме?
Тик алар барысы да төрлечә яна.
Менә монысы... диварларга матур рәсемнәр тѳшерә.
Ә менә монысы... ирем төнлә эшләп утырган вакытларда бик тә якты итеп яна.
Тегесе исә
бик якты яна. Ә монысы тоныграк.
Аларның барысы да бер-берсенә охшаш:
Һәммәсен чистартырга, гел май өстәп торырга кирәк,
әмма шул ук вакытта алар барысы да үзенчәлекле.
Гайсә сине дә, мине дә яктырткыч дип атый, Мәрьям.
Ул безгә яктыртырга куша.
Чөнки яшәвебезнең максаты – Аллаһының яктысын чагылдыруда,
ләкин һәммәбез моны үзенчә башкара.
Димәк,
мин яктырткыч?
Әйе, һәм кая гына барсак та, максатыбыз бер – дөньяга нур сибү.
Кайчак мин ул утны ѳреп сүндерәм кебек.
Сара белән сөйләшкәндә, мәсәлән.
О, ихи-хи-хи, барыбызда да андый нәрсә була.
И син, бала,
иң матур яктырткычларның берсе, дип уйлыйм.
Кайсы гына йортка килеп керсәң дә,
Аллаһы сине нурлы иткәнчә, үзең дә нур сибәргә онытма.
Синең матурлыгың –
Ходайдан;
Ул сине Үз ихтыяры белән шундый итеп бар кылды.
Мин белгән матур хатын-кызларың кайберләре, –
мин хәзер эчке матурлык,
яктылыкның шул сыйфаты турында сүз алып барам, син төшенәсеңдер? –
иң авыр елларда
һәм иң караңгы төбәкләрдә яктылык тараттылар.
Бу хатыннар бөтен өметләрен Аллага баглаганнар...
һәрвакыт, һәм Ул аларны яклаган да.
Соңыннан исә
Аллаһы алар ярдәмендә искитмәле гаҗәеп нурлар балкыткан.
Авыр еллар нинди була ул?
Иреңне югалту йә
балаңны югалту.
Сугыш йә ачлык.
Төрле хәлләр була.
Бу сине куркытамы?
И кадерлем,
тормышыбыздагы авырлыкларны очратасын алдан белеп торсак,
бик читен булыр иде.
Авыр чакта синнән гел нур бөркелә сыман.
Хе, ул турыда берни әйтә алмыйм.
Тиешенчә дә һәрвакыт яна алмыйм.
Рәбига апа, синең, кияүгә чыкмасам,
тормышым җиңелрәк булыр иде, дип уйлаганың булмадымы?
Җиңелрәкме?
Юк, алай уйламыйм.
Минемчә, ул авыр булыр иде, тик башкача.
Беләсеңме, Мәрьям,
безнең сәләтләр һәм мөмкинлекләр төрле-төрле,
тик мин үземә бирелгәннәре өчен җаваплы.
Мин кияүгә чыкмаган очракта да алар берсе дә үзгәрмәгән булыр иде.
Сараның бер дус кызы бар, ул кияүгә чыкмаган, шуңа аңа кѳлеп карыйлар.
Кыз кешенең төп максаты – киүгә чыгу, дип уйлый күбесе.
Кияүдәме мин, юкмы, яки Нурия кебек толмы - һәрхәлдә тормышыбызның максаты
Аллага хезмәт итүдә, дип уйлыйм,
Аңа ихлас табынуда.
Һәммәбез төрле сәләтләргә бай,
һәм без аларны кайда гына яшәсәк тә куллананырга тиеш.
Үз-үзеңә ышанмасаң дамы?
Һәрвакыт.
Тыңла әле. Гайсә бу турыда бер хикәя сөйләгән.
Бер адәм сәяхәткә җыенган.
Ул хезмәтчеләрен чакырган да бар милкен алар карамагына тапшырган.
Берсенә ул
тулы биш янчык акча биргән, икенчесенә ике янчык.
Инде өченчесенә бер янчык биргән, сәләтләренә карап, әлбәттә.
Сәяхәттә бик озак йөргән хуҗа кеше, әйләнеп кайткач,
хезмәтчеләреннән исәп-хисап сораган. Биш янчак алганы әйткән:
«Хуҗам, син миңа биш янчык акча биргән идең.
Мин аны эштә кулландым һәм тагын биш янчык табыш алдым».
Хуҗа кеше әйткән: «Әйбәт эшләгәнсең! Син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче.
Кечкенә эштә ышанычлы булганга мин сиңа зуррагын йөкләрмен.
Кил, шатлыгымны уртаклаш!»
Ике янчык акча алган хезмәтче дә килгән.
«Хуҗам, – дигән ул, – син миңа ике янчык акча биргән идең.
Менә, шуңа ѳстәп тагын ике капчык табыш».
Хуҗа кеше шушы икенче хезмәтчесенә болай дигән: «Әйбәт эшләгәнсең!
Син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче!
Кечкенә эштә ышанычлы булганга мин сиңа зуррагын йөкләрмен.
Кил, шатлыгымны уртаклаш!»
Иң соңгы булып хуҗасы янына бер янчык акча алган хезмәтче килгән һәм әйткән:
«Мин синең каты бәгырьле икәнеңне беләм:
үзең чәчмәгән җирдә урасың, утыртмаган җирдә җыясың.
Шуңа күрә мин синнән курыктым һәм акчаңны күмеп куйдым. Менә ул, кире ал».
Хуҗасы бу хезмәтчесенә болай җавап биргән: «Син - яраксыз һәм ялкау хезмәтче!
Минем чәчмәгән җирдә уруымны, утыртмаган җирдә җыюымны белгәнсең.
Бирелгән акчамны әйләнешкә кертергә кирәк иде, һәм мин,
кайткач, табыш алган булыр идем».
Нәтиҗәдә, үзенә тапшырылган байлыкны арттырмаган ѳчен
бу хезмәтчене җәзага тартканнар.
Аллаһы һәрберебезгә байлык өләшә, Мәрьям.
Кияүдәме без, ялгызмы, балалымы, баласызмы, баймы, юкмы –
Ул безне төрле сәләтләр
һәм байлыклар белән бүләкли.
Шушы бүләкләрнең без кадерен белергә һәм Аллаһы безне урнаштырган җирдә
җаныбызны биреп хезмәт итәргә тиешбез.
Моны башкарып чыккач,
без Аның белән очрашачакбыз
соңгы көнне йөзгә-йөз, һәм Аның хуплау сүзләрен ишетә алачакбыз!
Һәм
ул көнне без нурга төренәчәкбез.
Ул безнең аша нур сибәр!
Мәрьям,
сиңа шушы яктырткычны бирәсем килә.
Ярәшелгән көнеңә миннән бүләк булсын.
Шуңа карап,
Аллаһы сине бүләкләгән нәрсәләр турында уйла
һәм Аның мәхәббәтен чагылдыра алуың турында онытма.
Рәбига апа, ул бит
шундый матур. Мин ала алмыйм.
Ул хәтлем түгелдер, акыллым.
Син – Алла баласы.
Син – патша кызы Күк патшалыгында.
Син – Патшалар патшасының һәм Хакимнәр хакименең сеңлесе!
Ал аны
һәм кайда гына булсаң да, нәрсә генә эшләсәң дә, Гайсә рухының синдә булуын онытма.
Миңа,
миңа уңайсыз.
Юк, кыенсынма. Рәхим итеп ал. Алмасаң, мин сине җибәрмим.
Ягъкуб белән киңәшәсе нәрсәләр бар әле,
аннары
миңа инде өйгә кайтырга вакыт.
Бүләксез китә алмыйсың инде.
Хуҗабикәм янына бер яшь хатын-кыз килде.
Керсен алайса.
Дәлия!
Нәрсә булды?
Гафу итегез, сезне бүләм, әмма,
м-м, э-э,
әнием авырып китте,
ә мин Мәрьямнән сез дәвалый аласыз дип ишеткән идем.
Әниемә, зинһар, булышсагыз иде.
Хм, миндә андый сәләт юк шул,
ул Аллада бар.
Мин килермен, үзем белән дару алырмын, һәм әниең өчен Раббыга дога кылырмын.
Мин синең белән – юл уңае.
Алайса, барыгыз, кызлар. Мин куып җитәрмен.
Рәхмәт, Дибрә.
Мәрьям, каян килде бу муенса?
Мин Ягъкубка кияүгә чыгам... өч айдан!
О, Мәрьям, нинди сөенеч!
Син шундый бәхетле.
Миңа кияүгә чыгарга язмагандыр.
И, алай димә.
Мин бит синнән олырак, Мәрьям.
Карале, Дәлия, Аллага яраклы булыр өчен, хатын-кызга ир кирәкми.
Ул безнә болай да ярата.
Ягъкубка кияүгә чыгу турында сөйләгәндә Мәрьям нәрсә өчен борчыла? Аны нәрсә куркыта иде?
Мәрьямнең борчуларына Рәбига ничек җавап бирә?
Рәбиганың сүзләренә караганда, хатын-кыз яки ир заты Аллаһыга нәрсә белән кадерле? Тормышларының максаты Аллаһы алдында нәрсәдән гыйбарәт булырга тиеш?
Үзегездә нинди сәләтләр барлыгын сизәсез?
Безгә бирелгән сәләтләр турында гыйбрәтле хикәядә нәрсә әйтелә?