Relationships·24 / 37

Handiwork

Mariam and her friend Daliyah visit Rivka. But Rivka and her husband fight over his work as a tax collector. Rivka apologizes and asks to walk back with Mariam. Rivka and Sara talk while they clean wool. Sara explains that she is tired from being pregnant and she and her husband Ayoub had hoped to move closer to his family. She's frustrated because she feels stuck waiting, and far from God. Rivka assures her that even Jesus's disciples felt alone sometimes. She mentions the time when the disciples were in a boat with Jesus. A storm came up over the lake and Jesus stayed asleep. The boat was taking on water and the disciples were about to die. So they woke Jesus up and asked if He cared about them. Jesus calmed the storm. But He rebuked them for having little faith. It was okay to be afraid. But they had doubted whether He cared for them. Soldiers knock at the door and have a summons for Moussa. He's to report to Beirut for work. Mariam insists on taking the summons to Moussa in the fields. Sara says this is one more thing to worry about and wonders where God is in all their troubles. Rivka uses the dirty wool to illustrate. Sara sees dirty wool now, but she also sees the beautiful rug she'll make from it. Rivka says God sees us now, but He can also see what we will be. She says Paul, an apostle of Jesus, calls us God's handiwork.

Үзегезнекен сорагыз

Изге Язма өзекләре

Бүлешү
John 3:16

For God so loved the world that He gave His one and only Son, that everyone who believes in Him shall not perish but have eternal life.

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Philippians 1:6

being confident of this, that He who began a good work in you will carry it on to completion until the day of Christ Jesus.

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Бушлай ресурслар

Изге Язманы тирәнрәк аңларга телисезме?

Изге Язма өйрәнүенә кушылыгыз

Транскрипт

Tatar (تاتارچا)
Рәбига Кул эше Римлылар таләп иткәннән артыгын беркемнән алганым булмады. Юкка гаеплисең мине! Һарун, кадерлем, шәраб эчеп алсаң, синең фикер йѳртүең кайчак... Эчсәмме! Фикер йѳртүемме? Кичке аштан соң бераз шәраб та ярамыймы инде?! Бу хатын ялганлый, Рәбига. Аралашма аның белән. Юк, хәзер түгел. Ә, Мәрьям, Дәлия, керегез, кер. Узыгыз. Утырыгыз. Әйт әле, әниең ничек анда? Рәбига, түзәр хәлем калмады, мин... Ә сез нишлисез монда? Күр әле: салым мәсьәләсен хәл итәргә Муса кызын җибәргән. Куркак ул. Йөрәгеңә алма, кызым. Миңа бик уңайсыз. Нәрсә әйтергә дә белмим. Белмим, нәрсә булгандыр аңа бүген. Үтәр. Әни сезгә бераз хөрмә җибәргән иде күрсәткән ярдәмегез өчен. Рәхмәт, балам. Алып куй. Ә хәзер әйдәгез, әниең белән апаңны күрәсем килә. Һава да алыштырырмын бераз. Рәбига апа! Хуш киләсең. Ни хәл? Шөкер. Әниеңнең кәефе ничек? Күпкә яхшырак. Әмирәгә китте, аның балалары чирләп тора икән. Әниең шундый кеше инде: аягына басуга башкаларга булышырга чаба. Миһербанлы йөрәге шулай кушадыр. Шулай. Сара, үзең ничек соң, кадерлем? Арыгансыңдыр: әниең дә, йорт та синең җилкәдә бит. Бу араларда бик талчыктым. Мин тагын... авырлы. О! Куркасыңдыр, тагын тѳшмәгәе дип. Без Әюб белән моннан китәргә уйлыйбыз. Әти-әнисе яшәгән Антиухея шәһәренә күченмәкчебез. Әйе. Авырлы булгач, ничек барырмын икән? Икенче яктан карасаң, тоткарланырга да ярамый. Нишләп? Чөнки бу баланы да югалтудан куркам. Ни өчен Ходай бездән ерак, Рәбига апа? Нинди дога кылырга да белмим инде. Бервакыт Аллаһыбыз безне онытты, дип уйлаган Гайсә шәкертләре. Чынмы? Әйе. Алар бергә көймәдә булганнар, Гәлиләя диңгезен кичәргә уйлаганнар. Гайсә шунда йоклап киткән. Берзаман диңгездә көчле давыл кузгалган. Шәкертләре һәлак булабыз дип курыккан, нәкъ карыныңдагы балаң өчен син курыккан сыман. Аларның куркулары анда нигезсез булмаган. Көймәгә дулкыннар бәргән, алар чак батмый калган. Аннары алар Гайсәне уятканнар һәм әйткәннәр: «Остаз, батабыз, ә Сиңа барыберме?» Ул торган да җилне, дулкыннарны тыйган. Һәм шәкертләренә Ул әнә шулай дип җавап биргән. Шелтәләп, аларны шелтәләп болай дигән: «Иманыгыз кайда сезнең?» Әллә шәкертләре Аны уятып һәм куркыныч янаганны әйтеп дөрес эшләмәгәнме? Мин алай уйламыйм. Юк. Аларның гаебе Гайсәнең кайгыртуын шик астына куюда һәм Аның ярдәм итә алуына ышанмауда. Ул исә аларны кайгырта һәм ярдәм дә итә ала иде, безгә ярдәм итә алган кебек. Таш шомартучы Муса өйдәме? Юк. Ул минем әти. Аны Бейрутны тергезергә чакыралар. Ике атнадан ул шунда булырга тиеш. Әтине Бейрутка чакырдылар. Солдатлар шулай әйтте. Мин әтигә үзем барып әйтәм. Әйдә, Нух. Менә тагын бу өстәлде! Күңелсез хәбәр шул. Былтыр күрше Нахум абый да киткән иде, аның белән шунда фаҗигале хәл булды. Әйе, заманалар авыр. Берсе өстенә берсе! Аллаһы Тәгалә күрми микәнни? Керегез, Нурия апа, керегез. Үтеп барышлый капкагыз төбендә солдатлар күрдем. Ник килгәннәр? Чакыру кәгазе китергәннәр. Әтине Бейрутка алалар. Бейрут? Уф! И-и нинди бәла, нинди бәла! Мәрхүм ирем, бичаракаем, булышкан булыр иде. Хәлеңә керәм, Нурия. Менә бер ел узды инде. Хәзер ул ата-бабалары янында. Римлылар аркасында! Шундый хәсрәт кичереп тә бирешмәдең. Кая инде. Безгә тагын нәрсә кала? – Чыдарга гына. Аллаһы мәрхәмәтеннән ташлагач, түзмичә нишлисең?! Моннан барабыз. Әйдә, әйдә. Авыр чакларда, Аллаһы мәрхәмәтеннән ташламады микән, дип уйлата шул. Әмма Ул барысын да күрә. Бигрәк тә авыр чагыбызда күрә. Ул безне кайгырта. Һәм Аның безгә булган мәхәббәтен күрсәтәсе килә. Ул безне гаиләсенең балалары итеп күрә. Гадән бакчасы турында хәтерлисездер. Аллаһы адәм затын Үзенә охшатып яраткан. Адәм һәм Һава Гадән бакчасында Аллаһы белән аралашып яшәгәннәр. Соңыннан буйсынмаулары аркасында Аллаһы белән аралары өзелгән. Башларын иеп, алар Аллаһы йөзеннән качарга мәҗбүр булганнар. Шулай булуга карамастан, Аллаһы аларны эзләгән. Гайсә дә безне эзләп табар өчен килде. Шушы җиргә килеп, арабызда яшәде, безнең өчен үлде; гөнаһларыбызны Үз өстенә алды. Үзен шулай корбан итеп Ул безгә Аллаһы балалары булырга мөмкинлек бирде. Кылган гөнаһларыбызны танысак һәм Гайсәнең корбанын кабул итсәк, без янә Аллаһы белән аралаша алабыз һәм Аның чын угыл-кызларына әйләнәбез. Син әйтәсең... мин Алла кызы булалам дип? Әйе. Аның гаилә әгъзасы дип. Алла балалары булыр өчен безгә изге булырга кирәк бит. Мин беләм, мин Гайсә кебек түгел. Мин камил түгел. Мин дә шундый. Кайчак изге булып кыланабыз гына, әмма... Мин инде карт кеше. Яшьрәк булсам, бәлки кыланыр идем дә. Без әүлия түгел шул. Шушы йонга карагыз. Сара, нәрсә күрәсең? Пычрак йон... төрле чуп-чарга баткан йон. Хм. Пычрак шул, ә минеке тагын да. Сарыгым миннән үч алыр өчен шулай пычранып бетә. Ихи-хи-хи. И-и Нурия, хи-хи. Тол калган карт әби белән үчләшү кызык, күрәсең. И-хи-хи-хи-хи, мин моның алай түгелен яхшы беләм! Әйтче, Сара, синеңчә, шушы йоннан нәрсә ясап булыр иде? Алай-болай күченә калсак, яңа йортта безгә җәймә кирәк булачак, дип уйлап торам. Ниятең ошый миңа. Әйе. Инде күптән әзерләп куйган буяуларым да бар. Менә... күргәнеңчә, башта ул йон ямьсез була, пычрак. Әмма хыялыңда син аны икенче төрле итеп күрәсең: инде пакь, чиста, таралган, эрләнгән, тукылган җәймә итеп. Әйе. Менә, Алла да шулай карый. Ул синең нинди икәнеңне ачык күрә, һәм шул ук вакытта, сине әвәләп бетергәч, киләчәктә нинди буласыңны да яхшы белә. Димәк, Ходай Тәгалә минем шушы йон кебек... пычрак икәнемне дә, шулай ук күкләрдә нинди буласымны да белә. Хак. Гайсәгә иман китергән көнеңнән башлап Аллаһы сине уңай якка үзгәртә башлый. Әлеге эшне Ул җиренә җиткереп үтиячәк, чөнки хәзер син Аның гаилә әгъзасы. Кайвакыт тормышыбыз таралмаган йон сыман. Ул безне йолкып, туздырып бетерә. Еш кына ул уңышка ирешә дә. Бу да дөрес. Газапланабыз шул. Әйе, кайнар буяуга манчылган йондай манчылабыз. Бу эш озакка сузыла, шулай бит? Безнең имандашыбыз илче Паул, – хәзер ул Римда төрмәдә утыра, – хатларының берсендә болай язган: «Алла безне Үз кулы белән бар кылды. Гайсә исеме хакына без Аллаһы кушканча игелекле эшләр кылыр өчен яратылганбыз. Үз кулы беләнме? Мм, әйе. Бу җәймәгә кара әле. Кем тукыды аны? Мин. Байтак вакытыңны алгандыр? Әйе, озак эшләдем шул. Син аны яратып эшләдеңме? Әлбәттә, яратып. Мин әле хәзер дә сокланып туя алмыйм. Матур әйберне тиз-тиз генә эшләп булмый шул. Аңа озак вакыт кирәк. Безнең гомер юлыбыз да кыска түгел. Түгел. Башта ул әкрен бара, аннары чаба гына; төтен кебек ул... бер мизгел, сизми дә каласың. И бичаракаем. И-и, җаным. Әгәр син Гайсәгә ышанасың һәм шулай итеп Аллаһы гаиләсенә кушыласың икән, син Ходайга Атам дип дәшә аласың, кайгыларың, шатлыкларың белән уртаклаша аласың. Рәсүлебез Петер, бар булган кайгыларыгызны Хакимебезгә тапшырыгыз, дип өйрәтә иде, Гайсә Үзе шулай эшләргә кушты. Моны ничек эшләргә? Аңа сөйләргәме? Әйе. Барын да сөйләргә Аңа. Синеңчә, Аллаһы безгә бик якын кебек. Гайсәгә иман китергән кешеләр Аңа бик тә якын. Сиңа да якын була ала Ул. Син Гайсәгә дога кылырга тиеш, Аның рухы сине сугарсын дип. Әүвәл шуны сорап кара. Мин уйлармын... син әйткәннәр турында. Хәзер исә миңа юньсез сарыкларым янына кайтырга кирәк. Син кушканча дога кылырмын. Әти! Кызым. Мәрьям. Солдатлар китерде моны. Алар миңа Бейрутка барырга кушалар. Бейрутка? Шәһәрне тергезер өчен осталар җыялар. Их бу Әгрипне! Безнең патша булса да, римлылар кушканны үти ул! Бейрутның безгә ни кагылышы бар?! Барма анда, әти! Әгрип яклы булырга тиеш түгелсең! Давыт. Энең янында андый сүзләр әйтәсе булма. Ул да чын дөресен белсен! Нәрсә дип дулыйсың? Гаиләбезне Рим кылычы харап итсен дипме? Авызыңны яп! Энеңне уйла. Сеңлеңне уйла. Әниеңне уйла. Барма анда, әти. Әнә Мәрьям аңлый. Хәтта Нух та аңлый. Алла ихтыяры белән эшләнми бу. Булышма шушы денсезләргә. Алар хәтта Аллаһы йортын да нәҗесләргә эзер! Аларга хезмәт итсәк, моның бетәсе юк! Давыт. Беләсең бит: мин барырга тиеш. Ходай Тәгалә дә белә моны. Улым, баш тартсам, нәрсә буласын беләсең бит. Геройларның кайсысы сезнең үзегезне яки сез белгән кешене хәтерләтә? Авыр чакларда, Аллаһы мине мәрхәмәтеннән ташлады, дигән фикергә килгәнегез булдымы? Гайсә белән диңгездә булган хәл һәм тормышыбызда килеп туган авырлыклар хакында нәрсә әйтә аласыз? Сара тукыган җәймә мисалы тормышыбызда Аллаһы кылган гамәлләрнең мәгънәсен ачыкларга ничек булыша? Аллаһы кызы булу нәрсәне аңлата?
JesusFilm