Рәбига
Дуслар һәм дошманнар
Әюб бик борчыла.
Ягъкуб көтүебезнең тик яртысын гына эзләп таба алган.
Калганнары урланган яки таралган.
Шушы хәлдән соң Әюб
әти-әнисе янына күчәргә акча җитмәс дип курка.
Әгәр дә без аны
кыйнаган кешеләрне тапсак,
тетмәләрен тетәр идем.
Якыннарыңның газаплануын күрү бик авыр шул.
Авырмы?
Ул явызларны
белмим нишләтер идем.
Сара,
шушы нәфрәтең синең үзеңә зыян китерәчәк, белеп тор.
Сиңа аларны гафу итәргә кирәк.
Әйе, беләм.
Тик кайвакыт
алай эшләргә үземә көч табалмыйм.
Эх.
Аңлыйм. Бу бик авыр.
Рәбига!
Кайда син?
Рәбига.
Бүген мин идарәче белән очрашам...
Кем бу?
Һарун, бу минем дустым Сара.
Дусларыңның тагын берсеме?
Рәбига.
Әгәр теге хәйләкәр Микә мине эзләсә, капканы ачасы булма.
Ул карак һәм алдакчы. Минем аны һич күрәсем килми.
Алар теләгән нәрсә –
акча ул.
Сара.
Һарун.
Ничек син миңа каршы сүз әйтә аласың, Рәбига!
Аны кичер дисеңме?
Синең сафсатаң хатын-кызлар өчен генә яраклы, ә мин сынап карадым инде бу дөньяны.
Дошманнарымны яхшы беләм!
Ул кылганны ничек онытасың?!
Микә бит ул бары тик...
Капканы ачма, дип әйттемме мин сиңа, Рәбига.
Һәм үзеңнең шушы дусларың белән сак бул.
Мин киттем.
Һарун!
Соң кайтуым бар.
И җаным. Миңа бик уңайсыз. Нәрсә әйтергә дә белмим.
Иремне мин яратам.
Аның өчен дога кылам.
Ләкин кайвакыт аның белән бик авыр.
Әни дә шулай әйтә.
Рәбига апа.
Сара, тизрәк өйгә кайт. Әти өйдә!
Өйдә? Өч ай гына үтте бит әле.
Хәле начар; аның күзләре...
Күзләре дисеңме?
Рәбига апа, син безнең белән бара аласыңмы?
Барам, әлбәттә.
Рәхмәт.
Ах!
О!
И кадерлем!
Өнемме, төшемме бу?
Әйе.
Мин монда.
Төш түгел, өн бу.
Нишләттеләр алар сине?
Бәлагә очрадым, Ләйлә.
Таш кыйпылчыклары күзгә керде.
Муса. Синең күзләрең!
Бәла аяк астында диләр.
Ялкынсыну башланды.
Әгәр дә
ишегалдында калган теге солдат булмаса,..
ул булышты миңа.
Без аның алдында бурычлыбыз.
Бәлки аңа ашарга берәр нәрсә әзерләргәдер?
Юк.
Кызларыбыз
берәр нәрсә әмәлләр... кайткач.
Мәрьям
Сараны эзләп китте.
Әти.
Сара!
Әти! Юк, юк, торма.
Кайтуыңа мин бик шатмын, әти.
Утыр, зинһар.
Әйе.
Ишегалдында кем ул?
Аның исeме Титус.
Сез аны ашарга чакырыгыз.
Мине ул алып кайтты.
Әти, ничек инде?
Ул бит Рим солдаты.
Әйе.
Мин беләм.
Ул ярдәм итмәгән булса, мин әле һаман да Бейрутта тагын да начаррак хәлдә булыр идем.
Мин аның алдында бик тә бурычлымын.
Без аны... ашатабыз өйдәме?
Әйе,
өйдә.
Ярар, әти.
Әмма, әти,
кемдер күзләреңне тикшерергә тиеш.
Рәбига апа биредә. Ул карый ала сине.
Теге хатынмы?
Мин риза түгелмен.
Үлсәм дә күрсәтмим!
Муса,
ул булышмаса, инде күптән үләр идем.
Син моны үзең дә беләсең.
Ул биредә, әни.
И киребеткән карт!
Безгә туган тиешле Рәбиганы кабул итмисең, ә чит Рим солдатын ашатмакчы буласың.
Ире кем булуы шулай мөһиммени?
Ул игелекле хатын һәм минем ахирәтем.
Әти, синең кайтуыңа без шундый шат.
Сине кайгыртырга рѳхсәт ит безгә.
Рәбига апа карасын күзләреңне.
Ул миңа кагылмасын!
Ул сиңа орынмас, әти... Ул бары тик күзләреңне генә карар.
Рәбига апа,
үпкәләмә.
Борчылма, акыллым.
Мин аны бик аңлыйм.
Зинһар өчен, китмә. Син аны карый аласың, ул ризалыгын бирде.
Тик орынма аңа. Күз бәйләвечен мин салдырырмын, ә син карарсың, яме?
Яхшы,
карап карыйк.
Әти,
ничек, авыртамы?
Юк.
Берни сизмим.
Бәйләвечне өйдә салып йөрсәм дә ярыйдыр.
Яраңа пычрак кергән, әти.
Мин яңа бәйләвеч ясармын.
Син
берәр нәрсә күрәсеңме?
Юк.
Юк әле.
Сиңа ятып ял итәргә кирәк хәзер, әти.
Юлың озын булды.
Әйе, шулай.
Ә Давыт кайда?
Бераздан, әти. Бу солдат китсен инде.
Нишләп?
Ни булды?
Соңыннан әйтербез, әти, ярыймы?
Алайса, туганым Юнысның улы,
Ханух турында сорасам, ни әйтерсез?
Мин, Мәрьям,
юл буе
туегыз турында уйлап кайттым.
Әти,
Ханух мине кызыксындырмый.
Әһә!
Мин сиздем.
Димәк,
синең егетең бар.
Ләйлә,
син каршы түгелдер бит?
Юк, каршы түгел.
Дөресен әйткәндә, Муса,
төгәл генә билгеле түгел әле,
ризамы, юкмы.
Син юкта ул безгә бик булышып йөрде.
Кем ул?
Ягъкуб?
Әйе.
Ягъкуб.
Ярар.
Начар түгел.
Сиңа тынычлык кирәк.
Бар.
Рәхмәт.
Әтинең күзләре кабат күрә алырмы икән?
Әйтә алмыйм шул.
Имгәнгәннән соң күзләре озак дәваланмаган.
Әтинең Рим солдатын өйгә кертүенә ышана алмыйм.
Күрәлмыйм мин аларны.
Гайсә римлыларны нәфрәт иткән микән, Мәрьям?
Гайсәнең сүзләрен хәтерлисеңме?
Ул әйткән:
дошманыбызны яратырга тиешбез, дигән.
Шуның белән инде аерылабыз без.
Дөньяда
кешеләр бер-берсен сирәк кичерә,
һәм алар үзләренә генә
игелек кылучыларны яраталар.
Алла безне Аңа ышанмаган чагыбызда ук сөйде,
һәм бездән дә шуны көтә –
безгә явызлык кылганнарны яратуыбызны.
Хачтагы Гайсәне күз алдына китерсәм,
Ул бит хәтта Үзен үтерүчеләрне кичерә.
Ул сине дә, мине дә кичерүче.
Ул безнең хакка шулай эшләгән икән,
безне рәнҗеткән кешеләрне без дә кичерергә тиеш түгел микән?
Әтиемә булышканда синең күңелеңдә шундый хисләрме?
Ах.
Менә дошманымны яратам, дип булышасыңмы?
Әтиең миңа дошман түгел, Мәрьям.
Ул шулай дип уйлыйдыр.
Менә шушы даруны
күзенә бәйләвеч салыр алдыннан сыла.
Ярар.
Дошманны ярату
җиңел түгел ул.
Беркемнең дә, бу җиңел, дип әйткәне юк.
Дошманың өчен дога кылырга кирәк.
Дога кылырга дисеңме?
Ә! Ягъкуб. Әйдә, уз.
Бар да әйбәт.
Без аны ашатып юлга озатмакчы булабыз.
Кем килгән? Капкада кем бар?
Бу,
бу Ягъкуб, әти.
Ә Ягъкуб. Үзе килеп җиткәнме? Минем янга узсын әле.
Әтиең кайттымыни?
Әйе, тик
ул күрми.
Күзләренә зыян килгән, һәм хәзер ул...
күрми.
Вакытлыча, дип ѳметләнәбез.
Аянычлы хәл икән.
Әйдә, әти, булышыйм.
Берәр йомышың бармы, Ягъкуб?
Хм,
Мин...
мин...
Мин кырда малларыгызны көтәргә булышкан идем, Муса абый, һәм...
Телең көрмәкләндеме әллә?
Алай булырга да мѳмкин.
Әйе шул.
Атаң нихәл? Әйбәтме?
Исән-сау. Рәхмәт.
Үзегез ничек?
Яхшырак инде.
Әйе.
Хәлегезгә керәм.
Миңа китәргә кирәк, Муса абый.
Ярый, ярый.
Әгәр миңа бүтән әйтәсе сүзең булмаса, юлыңда бул.
Сау булыгыз.
Миңа күңелсезлекләр кирәкми. Аңладыңмы?
Барсы да тәртип буенча эшләнсен.
Рәхмәт.
Терелегез.
Мәрьям.
Мәрьям,
узган тѳнне абыең килгән иде.
Хәлләрегезне сорашты.
Сүзегез бармы аңа?
Солдат турында әйтмә аңа, яме?
Әти өйгә кайтты, дип әйт.
Аны кайтырга үгетлимме?
Юк. Ул үзе кайтыр.
Рәхмәт, Ягъкуб.
Миңа уңайсыз...
һәм мин әтине...
әйтәм, э-э...
Борчылма.
Аш әзер инде.
Башта солдатны ашатсак ярыймы?
Ә шуннан, ул ашап бетергәч, без утырырбыз.
Грациас.
Ни өчен кешеләр бер-берсенә нәфрәт белән карыйлар?
Үзегезгә якын булган кешене сез ни өчен яратасыз?
Муса Рәбиганың ярдәмен кабул итәргә теләмәгәннән соң, Рәбига үзен ничек тотты?
Гайсә сөйләгән сүзләрдән чыгып, сөю, мәхәббәт турында нәрсә әйтә алабыз?
Әлеге сүзләрне үзебезнең тормышта ничек гамәлгә ашыра алабыз?