4 / 12Rivka · 12 бүлек

Troubled Times

Mariam is concerned because people are saying the attack may have been because they follow Jesus. Everyone must choose, like the rich young ruler. The rich young ruler asked Jesus what he had to do to get eternal life. Jesus told him to sell everything and follow Him. Noura says she's heard what the town is saying but declares that she will stand with the family. Mariam says she will continue to choose to follow Jesus, no matter what. Rivka and Noura talk in the courtyard. Noura says she's been thinking about Jesus and finds herself believing that Jesus is the Messiah. Rivka asks if she's ready to give her life to Jesus and follow Him.

Үзегезнекен сорагыз

Изге Язма өзекләре

Бүлешү
Psalm 46:1-2

For the choirmaster. Of the sons of Korah. According to Alamoth. A song. God is our refuge and strength, an ever-present help in times of trouble. Therefore we will not fear, though the earth is transformed and the mountains are toppled into the depths of the seas,

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Matthew 7:24-25

Therefore everyone who hears these words of Mine and acts on them is like a wise man who built his house on the rock. The rain fell, the torrents raged, and the winds blew and beat against that house; yet it did not fall, because its foundation was on the rock.

Berean Standard Bible

Public Domain

Күбрәк укы...
Бушлай ресурслар

Изге Язманы тирәнрәк аңларга телисезме?

Изге Язма өйрәнүенә кушылыгыз

Транскрипт

Tatar (تاتارچا)
Рәбига Болгавыр заманалар Сара! Нәрсә булды? Юлбасарлар. Алар сарыкларны урлады. Бик нык кыйнаганнар аны. Әюб! Әюб! Әюб! Сарыкларның берничәсе генә урланган, күбесе таралган. Узыгыз. Өйгә керегез. Әкрен генә. Менә монда яткырыгыз аны. Аларга да эләкте миннән. Торма монда. Бар, коедан су алып кил. Тизрәк! Сара! Ә Давыт кайда иде? Ул юк... иде. Нәрсә? Син аңа булышасың, җылы өеңдә йокламыйча төнне кырда үткәрәсең, ә ул синең берүзеңне калдырдымы?! Сара. Рәхмәт, Ягъкуб. Әюб тә минем өчен... нәкъ шулай эшләр иде. Таралган сарыкларны җыеп кайтыйм. Дәлияне күрдем кое янында. Бөтен шәһәр белә инде. Әкрен! Кулы җәрәхәтләнгән аның! Дәлия әйтте, имеш бу хәл Гайсәгә ышануыбыз аркасында. Ата-бабалар юлыннан тайпылганбыз дип. Бик мөмкин... Иманыбыз өчен кыйнаулары бик мөмкин. Ш-ш, әз генә түз, Әюб. Бу... бу мөмкин бит, әйеме? Шәһәр халкы безгә каршымы? Гайсәне дә шулай кабул итмәгәннәр. Үтерәселәрен белсә дә, язмышына буйсынган Ул. Тынычлан, кадерлем! Без дә шулай әзер булырга тиешбез, дигән Ул... тиешбез. Мин аңлыйм. Ял ит. Башкача булмый шул. Зинһар, тынычлан, Әюб. Ничек кенә булса да... а! Кайчан да бер сайларга туры киләчәк. Теге, теге бай егет кебек. Тынычлан. Ни әйтергә теләгәнеңне беләм. Гайсәгә без ике куллап ябышырга тиеш. Теге бай егет Аңардан: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен нишләргә? – дип сораган. – Аллаһының канунын мин һәрчак үтим, әле балачактан ук». Гайсә исә аңа тагын бер шартны үтәргә кушкан: «Бөтен малыңны сатып ярлыларга өләш, шул вакытта син күктәге хәзинәгә ия булырсың. Аннары Миңа ияр». Егеткә сайларга туры килгән, һәм ул Гайсә урынына үзенең малын сайлаган. Бәлки, безгә исем белән иминлегебезне... корбан итәргәдер? Шулайдыр. Әмма Гайсә безне мәҗбүр итми бит. Зинһар, тынычлан. Хәтерлисеңме Гайсәнең... а-а... Гайсәнең сүзләрен:... әгәр без... Аны... Аның әйткәннәрен тыңламыйбыз, үтәмибез икән... шулчак без... а-а... ком өстендә төзелгән йорт сыман булабыз. Су ташкыны андый йортны җимерә. Ә менә таш нигезле йорт... Әмма таш нигезле йорт ул – Гайсәгә нигезләнеп яшәү. Гаять көчле давыл куба калса да, ул йорт беркайчан да җимерелмәс. Үтенәм, дулкынланма. Әюб! Нәрсә булды? Син киткәч, аны кыйнаганнар! Нәрсә? Аны бик нык җәрәхәтләгәннәр. Әгәр шунда Ягъкуб килеп чыкмаган булса... Алар күбрәк иде. Икәү булсак та, шул ук хәл булыр иде... Гафу ит, Әюб. Мин калырга тиеш идем. Кайда булдың син? Мин бер кеше белән очраштым. Иртә таңнанмы? Бер сүз әйтергә килдем. Халык сезнең хакта сөйли, әмма минем исем китми. Рәхмәт. Рәхмәт. Сез миңа күрше дә, дус та, һәм мин сезнең яклы. Кешеләр сөйли дип... Гайсәдән мин баш тартмаячакмын. Шәһәр өлкәннәре сиңа каршы чыксалар дамы? Өлкәннәрне мин хөрмәт итәм. Әмма тормышым өчен Ходай алдында үзем җаваплы. Һәммәбез дә җаваплы, Мәрьям. Әюб турында ишетеп килдем мин. Килүең өчен рәхмәт, Рәбига апа. Әйе, рәхмәт. Якынрак кил. Сөякләрең сынмагандыр бит, Әюб? Юк кебек. Юк, аның кулы сынганга охшаган. Э-э, мин уйлыйм... кулы шешә башлаганчы сынган сөякне тизрәк урынына утыртырга кирәк. М-м, Мәрьям, безгә берәр чиста чүпрәк алып кил әле. Ирем белә иде андыйны. Бәлки ярдәм итә алырмын? Монда ирләр көче кирәк булырдыр. Давыт? Тәк, син аны нык итеп иңбашыннан тот. Тешлә моны. Рәхмәт, акыллым. Әюбне әйтәм: акыллы, тәртипле егет. Әйе. Килешәм синең белән. Шәт, кулы төзәлер хәзер. Оста икәнсең син, Рәбига. Мин шатмын, куркынычрак та булырга мөмкин иде. Бәлки, утырып бераз ял итәрсең? Әйе, мөмкин. Бик әйбәт булыр иде. Кайвакыт авырлыкларга түзмичә булмый, юкса рухыбыз сынарга мѳмкин. Шулай итеп кенә җиңеп була. Миңа калса, Әюбкә караганда син яхшырак аңлыйсың, Нурия. Син сөйләгән Гайсә турында мин һаман уйланып йөримен... Әйткәннәрең бер дә истән чыкмый. Шулаймы? Аның сүзләре көч бирә. Аның сүзләре турында мин көн озын уйланам, һәм йөрәгемә рәхәт була. Мин төшендем, хәзер ышанам: Ул – изге, Аны Аллаһы җибәргән. Ах Нурия, мин бик шатмын! Аңа иярергә эзерме син? Тормышыңны Аңа тапшырырга әзерме? Минем тормышым инде кыйммәт түгел. Ул инде бетте диярлек. Әмма калган гомеремне, әгәр Ул Үзе теләсә, бик шатланып Аңа тапшырыр идем. Әлбәттә, тели Ул. Гайсә бер хикәя сөйләгән иде... бакча хуҗасы турында. Бер иртәдә ул, көндәлек эш хакы вәгъдә итеп, бакчасын эшкәртү өчен кешеләр яллаган. Эш күп булганга, көн урталарында ул тагын да кешеләр ялларга булган. Кояш баер алдыннан бакча хуҗасы янә дә ялчылар алып килгән. Аннары... эш хакы түләр вакыт җиткәч, хуҗа кеше һәммәсенә бертигез күләмдә акча биргән! Көне буе эшләгәннәренең ачуы килгән. Алар әйткәннәр: «Соңыннан килүчеләр бары бер сәгать эшләде. Без исә көйдергеч кояш астында көнозын тырыштык. Ә син безгә дә, аларга дә бертигез түләдең! «Мин сезне алдамадым, – диде бакча хуҗасы. – Сез бит шул акчага көне буе эшләргә риза булдыгыз». Үзем тапкан акчага мин хүҗа түгелмени?! Ә бәлки сез минем юмартлыгымнан көнләшәсездер?» Хикәясен тәмамлап, Гайсә әйткән: «Соңыннан килгәннәр – беренче, ә беренчеләр соңгы булыр» - дигән. Аллаһы бакчасында эшләргә синең, бәлки, ике генә сәгатең калгандыр, тик алар иң бәхетлесе булырга мөмкин. Үзенең шәкертләрен, ягъни безне, Гайсә, ташламам, дип вәгъдә иткән булган. Рухы белән Ул безнең янда! Шушы дөнья белән хушлашкач исә... без Аның хозурында булырбыз. Аның янында без шатлыкка һәм данга күмелербез! И-их, белеп торам, бу эшемне туганнарым бер дә хупламас. Кайгырмаганнар шатлыкны белмәс. Сүзең хак. Әйдә бергәләп дога кылыйк. Әйдә. Кемдер сезнең белән килешмәгән яки сүзегезне ялганга чыгарган очракта ничек җавап бирәсез? Фикере белән килешмәсәк тә, кешенең үзенә карата булган хөрмәтебезне ничек күрсәтә алабыз? Бай егет турындагы гыйбрәтле хикәяне тыңлаганнан соң Мәрьям нәрсәне аңлый? Таш өстенә һәм ком өстенә салынган йортлар турындагы гыйбрәтле хикәяне ничек аңлыйсыз? Йөзем бакчасы турындагы гыйбрәтле хикәядә телгә алынган ялчыларның кайсы белән үзегезне чагыштыра алыр идегез?
JesusFilm